UFC тарихында беренче татар спортчысы Ринат Фәхретдинов Америкада чыгыш ясаячак

UFC тарихында беренче татар спортчысы Ринат Фәхретдинов АКШта зур көрәшкә чакырылган. Ул лигада өченче алышын үткәрергә әзерләнә. «Бу алыш Фәхретдинов өчен иң югары дәрәҗәдә беренче җитди тикшерү булачак», дип хәбәр итә «Спорт 24».

2 июльгә каршы төндә ул октагонда Америка спортчысы Кевин Ли белән очраша. Ли UFC лигасына ике еллык тәнәфестән соң кире кайтты. Әмма аңа кадәр дә Кевин лиганың башта – җиңел, алга таба ярымуртача дивизионында иң танылган спортчыларның берсе иде.

Фәхретдинов 2021 елның башында UFC спортчысы булды. Ринат элегрәк чыгыш ясаган UAE Warriors лигасы турнирына Дэйна Уайт килә – нәкъ менә шул кичтә Фәхретдинов беренче минутта ук көндәшен нокаутка җибәрә. UFC президентында татар атлетының чыгышы зур тәэсир калдыра һәм ул аңа контракт төзергә тәкъдим итә. Алга таба Фәхретдиновка аңа UFC лигасында чыгыш ясау мөмкинлеге бирсеннәр өчен ел ярым көтәргә туры килә. 2021 елның көзендә ул, ниһаять, октагонга чыкты һәм Греция спортчысы Андреас Михайлидисны җиңүгә иреште, диелә бу хәбәрдә.

 


Фикер өстәү