Чек булмаса акчаны кайтарып буламы?

Май ахырында бер танылган спорт товарлары кибетеннән аяк киеме алган идек. Тик бер ай үтмәде, аяк киеменең асты тишелеп чыкты. Ул вакытта, ышанычлы марка булганлыктан, чек кирәкме дигәч, юк, дип кенә киткән идек. Чек булмаса, гарантия дә юк дип саналамы? Бу очракта нишләргә мөмкин?

Марсель Шаһидуллин, Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге  җитәкчесе:

– Товарга чек булмау сатып алучының таләпләрен үтәмәү өчен сәбәп була алмый. Ләкин без сатып алучыларга чек яки товарны сатып алганлыкны дәлилләүче документны һәрвакыт алырга кирәклеген искәртеп торабыз. Ул-бу була калса, документ артык мәшәкатьләрдән коткарачак. Бу очракта сатып алучы акчаны кире кайтару яки товарны төзәтеп бирү өчен сатучыга язмача мөрәҗәгать итә ала. Моны сатып алучы ике ел эчендә эшли ала. Әгәр гарантия вакыты куелган һәм ул узган икән, яки бөтенләй билгеләнмәгән булса, сатып алучы товарның сыйфатсыз булуын дәлилләргә тиеш. Әйтик, экспертиза үткәрергә кирәк булуы мөмкин. Чек булмау әле гарантия юк дигән сүз түгел.

Фото: maviko.ru


Фикер өстәү