Үзбәкстан Президентын сайлауда катнашучылар: «Без киләчәгебез өчен тавыш бирәбез»

Татарстанда Үзбәкстан Президентын алдан сайлау башланды. Республикада яшәүче үзбәк халкы үз тавышын 28 июнь – 5 июль көннәрендә бирә алачак. Районнарда күчмә сайлау комиссияләре дә оештырылачак.

Шундый сайлау участокларының берсе КФУның Физика институтында оештырылган иде. Ул Үзбәкстан студентлары өчен махсус эшләнде. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстан уку йортларында дүрт меңләп Үзбәкстан студенты белем ала.

– Сайлау участогының КФУда эшләве бик уңайлы, күрше бинадан килеп тавыш бирдем, – дип уртаклашты быел Фундаменталь медицина институтының икенче курсын тәмамлаучы Бобурмирзо Улажаев. – Сайлауларда мин инде икенче мәртәбә катнашам. Үз тавышымны бирү минем өчен мөһим, чөнки шул рәвешле без киләчәгебезне сайлыйбыз.

Казанда икенче елын белем алучы Мавлуда Алламбергенова да шул фикердә.

– Сессия тәмамлангач, туган якларга кайта алмаячакмын. Шуңа күрә бүген монда килдем. Минем Ватанымның киләчәген хәл итә торган сайлау булгач, катнашмый кала алмадым, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Алдан сайлауда студентлар гына түгел, Татарстанның төрле районнарында яшәүче үзбәк гаиләләре дә катнаша алачак. Моның өчен махсус күчмә сайлау комиссияләре эшли.

– Үзбәкстан гражданнары күпләп яши һәм эшли торган җирләрдә дә эшли алар. Ягъни үз Ватаннарының киләчәген сайлауда теләгән һәркемгә катнашу мөмкинлеге биреләчәк. Моның өчен Татарстан җитәкчелегенә дә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Үзбәкстанның Татарстандагы генераль консуллыгының беренче сәркатибе Камол Давронов.

Үзбәкстандагы сайлауларның төп көне 9 июльгә билгеләнгән.

 Лилия Гыймазова


Фикер өстәү