Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең төп казанышын атады

«Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең төп казанышы – кешеләр, аларны Ватанга мәхәббәт, мәдәният һәм традицияләргә хөрмәт, республиканың күпмилләтле халкына файда китерү омтылышы берләштерә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрәкәт активистларын шулай бәяләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Республика җитәкчесе «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең Х съездында катнашучыларга сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, 1999 елда әлеге оешманың төзелүе «катлаулы тарихи чорның сәяси сынауларына адекват җавап булды».

«Хәрәкәтнең беренче съездда формалаштырылган максаты (»Көчле, имин Татарстан – көчле Россия») бүгенге көндә дә актуаль булып кала», — дип искәртте Миңнеханов.

Ул бүгенге көндә әлеге хәрәкәтнең хаклы рәвештә иң зурлардан берсе саналуын, республиканың абруйлы иҗтимагый көчләрен һәм битараф булмаган кешеләрен берләштерүен, Россиянең эзлекле үсешен алга сөрүен билгеләп үтте.

«Хәрәкәт әгъзаларының барлык дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә катнашуы, хәйрия акцияләрен һәм проектларын гамәлгә ашыруы куандыра. Алар махсус операция шартларында хәрбиләргә теләктәшлек белдерә һәм азат ителгән төбәкләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтә», — диелә ТР Рәисенең сәламләү сүзендә.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте — «республиканың әйдәп баручы сәяси көче» — «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге, аның кадрлар резервының стратегик партнеры да.

 


Фикер өстәү