Хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан 28 процентка кимрәк

Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы, элеккечә үк, ир-атларныкыннан кимрәк. Хезмәт хакындагы аерма 28%ка җитә. Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина искәртеп үткәнчә, илдә гүзәл затларга рөхсәт ителмәгән һөнәрләр исемлеге 456дан 100гә калган. Күрелгән барлык чараларга карамастан, алар, элеккечә үк, карьера баскычыннан авыррак күтәрелә. Гәрчә, осталыклары ягыннан ир-атлардан калышмаса да.

Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина сүзләренә караганда, Россиядә эшсезләрнең яртысы чамасы (49,4%ы) – көчсез җенес вәкилләре. Алар эшкә урнашу өчен ирләргә караганда күбрәк вакыт тота (7 ай чамасы). Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең 82,4%ы, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләрнең 79,8%ы – туташ-ханымнар.


Фикер өстәү