Онищенко дөньяга яңа пандемияләргә әзерләнергә кирәк дип саный

Кешелеккә яңа пандемияләргә әзерләнә башларга һәм вирусны тиз диагностикалау мөмкинлекләренә ия булырга кирәк. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор, медицина фәннәре докторы Геннадий Онищенко белдергән.

«Пандемия булачак. Безгә нинди вирус белән эш итүебезне аңлар өчен тиз диагностика ясарга әзерләнергә һәм мөмкинлекләргә ия булырга кирәк», — дип аңлаткан медик ТАСС белән әңгәмәсендә.


Фикер өстәү