Депутат вакциналаштыру мәҗбүри булган һөнәрләрне атады

Россиядә вакцинацияләү ирекле, тик шулай да прививка ясатырга кирәк булган һөнәрләр төркеме бар һәм бу таләп аларны эшкә алу шарты булырга мөмкин, дип саный Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең элеккеге башлыгының фикерен РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев белдергәнчә, Россия хакимияте бүген прививкаларның ирекле булуыннан чыгып эш итә. Әмма кайчагында дәүләт мәнфәгатьләрендә мондый карарлар күпчелек халык өчен мәҗбүри характерда булырга мөмкин, юристларга монда үз җавапларын бирергә туры киләчәк.

«Бездә прививка ясатырга кирәк булган төркемнәр бар — алар үз һөнәри эшчәнлекләре буенча авыру йоктырырга мөмкин һәм аларга карата кагыйдәләр башка. Аларга прививка ясарга мөмкин һәм кирәк тә, һәм бу аның ялланган хезмәткәр буларак эшкә тулаем яраклы булу шартына әверелә», — диде Онищенко.

Ул сүзнең, мәсәлән, сәүдә өлкәсендә, җәмәгать туклануында эшләүчеләр, табиблар турында баруын искәртте. «Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче теләсә кайсы төркем, һичшиксез, туберкулезга, эчәклек инфекцияләренә тикшерү узарга тиеш. Алардан беркем дә сорап тормый, бу контракт шартлары», — диде агентлык әңгәмәдәше.


Фикер өстәү