Онищенко Яңа елда озын яллардан баш тартырга өнди

Россиядә озын-озакка сузылган Яңа ел ялларыннан баш тартырга кирәк. Россия фәннәр академиясе академигы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко шундый фикердә. Аның фикеренчә, ялларның озакка китүе кешеләрнең сәламәтлегенә һәм икътисадка зыян сала.

“Склифосовский институтына барыгыз, сезгә анда, гыйнварның беренче декадасы – “Ашыгыч ярдәм” өчен иң киеренке көннәр, диячәкләр. Бөтен ил буенча шулай. Хәмердән яки суррогаттан агуланулар дисеңме, сәрхуш хәлдә имгәнүләр дисеңме… Моңа кадәр зур шәһәрләрдә хәлләр кемнәрнеңдер Яңа елга чит илләргә китүе белән берникадәр йомшарса, быел монысы да булмаячак”, – дигән Онищенко “РИА Новости” хәбәрчесенә.
Ул шулай ук озак ял итүнең ил икътисадында да начар чагылыш табуын искәрткән. Аның әйтүенчә, 31 декабрь ял итсәк, шул җитә. “Бөтен дөнья Яңа елны каршылый да шундук эшли дә башлый. Ә без ун көн буе эшләмичә ятабыз. 31 декабрьне ял көне итәргә кирәк, барыбер беркем дә эшләми. Ә бит беркайчан да болай булганы юк иде. Һәрвакыт акыл белән генә ял ителде. Берара – 90нчы елларда халык бөтенләй дә Иске Яңа елга – 14енә кадәр эшләмәде. Әмма ул чагында хезмәт хакын түләмәделәр, шуңа күрә ял иттерделәр, ә хәзер нәрсәгә соң бу яллар?” – дигән академик.
Моңа кадәр Федерация Советының Икътисад комитеты башлыгы Андрей Кутепов 2021 елда Яңа ел каникулын 1-3 гыйнвар көннәре белән чикләү турында закон проектын эшләгән. Әмма ул Кремльдә хуплау тапмаган.


Фикер өстәү