Коронавирусның тагын бер авыруның артуына сәбәпче булуын ачыклаганнар

Табиб-иммунолог Владимир Болибок коронавирусның бик күп кешеләрдә очрый торган аянычлы нәтиҗәсен атаган. Бу хакта ул “Лента.ру” хәбәрчесенә сөйләгән.

Аның әйтүенчә, организмда кан тамырларының сузылучанлыгы кимү аркасында кан басымы күтәрелү бу. Коронавирус кан тамырлары тышчасын ялкынсындыра һәм шул сәбәпле аларга нык зыян килә. “Васкулитлар – кан тамырларының эчке тышчасы ялкынсынуы ул. Кеше чирдән терелгәч тә вак тамырлар янында ялкынсынган күзәнәкләр кала. Берникадәр вакыттан соң әлеге күзәнәкләр кан тамырларының сузылучанлыгын киметә дә инде”, – дип аңлаткан табиб.
Ләкин кан басымы күтәрелүнең озакка барачакмы-юкмы икәнен әйтүе кыен, дигән белгеч.
Моңа кадәр биолог Анча Баранова коронавирус инфекциясен йоктыручыларда ис сизүнең югалуын баш миен зыяннан саклаучы “киртә”нең җимерелүенә бәйләп аңлатырга мөмкин булуын әйткән. Ис сизү кире кайткан икән, димәк, бу “киртә” торгызылган, дигән ул.


Фикер өстәү