Үзмәшгульләргә сөенечле яңалык бар: ул ни бирә?

Өйдә акчага пилмән бөгү, бизәндерү, кием-салым тегү белән шөгыльләнүчеләргә сөенче бар. Үзмәшгульләргә товар билгесен теркәргә рөхсәт итүче яңалык гамәлгә керде. Бүген республикада 260 меңгә якын кеше үз көнен үзе күреп яшәвен исәпкә алсаң, Татарстанда җитештерелә торган брендлар саны кискен артып китмәгәе. Товар билгесен алу җиңелме? Ул ни бирә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

Яшел Үзәндә яшәүче Рамилә Гарифуллина – үзмәшгуль. Ул муслин тукымадан балаларга киемнәр тегә.

– Мин – белемем буенча дизайнер. Тегүче булып эшләү тәҗрибәм дә бар. Үз юлымнан китәргә теләп, бер ел элек үзмәшгуль буларак теркәлдем. Хәзер өйдә муслин тукымадан балалар өчен киемнәр, сабыйларга урын-җир кирәк-яраклары тегәм. Якын арада маркетплейска да чыгарга телим. Тик интернет-мәйданда фотоларны урнаштыргач, башкалар да минекенә охшаган киемнәр тегә башлаячак дип шикләнәм. Товар билгесен алу турында уйланганым бар. Тик өйдә утырып, бу кадәр зур эшкә тотынырга да куркыта, – ди үзмәшгуль.

Бу атнада Россия Гражданнар кодексына үзгәрешләр керттеләр. Аның нигезендә, үзмәшгульләргә товар билгесен теркәү мөмкинлеге бирелде. Моңарчы исә мондый хокуктан юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә файдалана алды. Ил күләмендә гамәлдә булачак товар билгесе алу өчен 21 мең 700 сум акча түләргә кирәк.

– Мондый закон әлегә кадәр булмаганлыктан, миңа дүрт ел элек җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ачарга туры килде дә инде, – ди «TatarsCarf» брендына нигез салучы Елена Габдрахманова. – Без милли бизәкле татар яулыклары җитештерәбез. Бүген рәсми рәвештә теркәлгән ике товар билгебез бар. «TatarsCarf» исеме белән беррәттән, үз шигаребезне дә бренд иттек. Хәзерге вакытта тагын ике товар билгесен  рәсмиләштерү белән шөгыльләнәбез. Ул башка юнәлештәге бик зур проектлар булачак. Ләкин әлегә алар хакында сөйли алмыйм. Товар билгесе әзер булганны көтәбез. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә әйтергә теләгән фикерем дә шул: иң элек теге яки бу продукциягә товар билгесен алырга, ә аннары гына аны сатуга чыгарырга кирәк. Без дә башта милли бизәкле татар яулыкларын брендсыз гына сата башладык. Күп тә үтмәде, безнекенә охшаган ялган товарлар күпләп пәйда булды. Шуннан соң үз брендыбызны рәсмиләштерергә мәҗбүр булдык. Дөреслектә исә эшне киредән башларга кирәк иде. Тиешле таләпләрне дөрес үтәгәндә, товар билгесен алуның бернинди кыенлыгы да юк. Мин аны артык кыйммәт дип тә әйтмәс идем. Әлеге төр хезмәтнең бәясе кемгә мөрәҗәгать итүеңә, документны электрон яки кәгазь рәвештә алуыңа да бәйле. Мин үзмәшгульләр өчен бик шат. Бу – үз эшеңне җәелдерү өчен яхшы мөмкинлек. Киләчәктә кирәкмәсә, товар билгесен сатып җибәреп тә була бит. Шул ук вакытта, аңа артык зур өметләр багларга да кирәкми. Безнең милли бизәкләрне элек ничек урлап маташсалар, бу хәзер дә шулай. (Көлә). Аермасы шунда: без хәзер юридик яктан тулысынча якланган.

Билгеле булганча, үзмәшгульләргә тәҗрибә рәвешендәге махсус салым режимы 2019 елда илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә керде. 2020 елның 1 гыйнварыннан аны илнең тагын берничә төбәгендә, ә соңрак ил күләмендә дә җәелдерделәр. Хәзер үзмәшгуль булып Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан гражданнары да эшли ала. Үзмәшгуль буларак теркәлүче физик затлар эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән акчадан – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процент күләмендә салым түли. Әлеге төр эшчәнлеккә күчүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен түләнүче салымнан азат ителә. Үзмәшгульләр арасында кием-салым тегүчеләр, балалар өчен продукция җитештерүчеләр һәм аш-су осталары күбрәк.

Хәзер һөнәри керемгә салым түләүчеләр шәхси эшмәкәрләр белән көндәшлек итә алачак, ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

– Үзмәшгульләргә яңа мөмкинлекләр ачыла. Чөнки товар билгесе – ул, иң беренче чиратта, ышаныч дигән сүз. Гап-гади мисал: кибеттә күмәч сатып алганда да: «Бу кайсы ипи заводыныкы икән?» – дип кызыксынабыз бит. Ышанычлы товарны алырга теләүчеләр артачак. Димәк, бүгенге үзмәшгульләр иртәгә эшкуар дәрәҗәсенә үсеп җитәргә дә бик мөмкин. Чит ил брендлары илдән чыгып киткәч исә базарда һәркемгә урын җитәрлек, – ди белгеч.

Үзмәшгульләр арасында үз брендын булдырырга теләүчеләр күп булачагына да шикләнмиләр. «Роспатент» мәгълүматларына караганда, быелның биш аенда гына да аларга товар билгесе алуга бәйле 47 меңгә якын гариза килеп ирешкән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 23 процентка күбрәк. Татарстан Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алар республика үзмәшгульләре арасында аңлату эшен башлаган инде.

Евгений БЕЗРОДНОВ, Татарстан бизнес-омбудсменының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе:

– Июнь аена алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 260 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Эш өчен шартлар тудыру күзлегеннән чыгып караганда, товар билгесен алу һөнәри керемгә салым түләүчеләрне юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бер дәрәҗәгә күтәрәчәк. Иң мөһиме, үзмәшгульләрнең эшчәнлеге (товар билгесе, бренды) юридик яктан якланачак. Өстәвенә лицензияләнгән килешү нигезендә товар билгесенә хокукны башкаларга биреп торудан керем алырга да мөмкин булачак.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү