Рифә Мөхәммәтдинова: “Петуниянең очларын кисеп торырга кирәк”

Башкортстанның Чакмагыш районы Тайняш авылында гомер итүче Рифә ханым бөтен йорт тирәсен тутырып чәчәк үстерә. Иң яратып үстергәне петуния икән.

– Ирем Зиннәт белән бакчабыз иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утырсын өчен дип тырышабыз. Хәтта, кар яугач та чәчәген коймый торган гөлләрем бар. Тирә-ягын матур булганда, җанга рәхәт бит инде, – ди Рифә ханым.
Яз җиткәч, кар астыннан иң элек ләләләр чыга икән. Аннан соң мускарий, ирис, хосталар үсә башлый. Бу чәчәкләрнең һәрберсенең унар төрен утыртканнар.


– Соңрак инде розалар, ромашкалар үсә башлый. Аннан соң чиратлап гортензияләр, флоксия, касмея, сальвия, кәнәфер, чалмабаш, цинияләр чәчәк ата. Алар җәй ахырына кадәр утыралар. Арада иң яратып үстергәнем петуния чәчәкләре. Алар бик тә тәрбия ярата. Атнасына бер калий монофосфаты сибәбез. Янтарь кислотасы белән ашлыйбыз. Бераз чәчәк атканнан соң, очларын кисеп торабы, – ди һәвәскәр бакчачы.

Рифә ханым орлыкларны февраль аенда чәчәбез, ди. Май аенда теплицада гөлләре чәчәк аткач кына, аларны җиргә күчереп утырта икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү