Бегониянең 60 төрен үстерүче  Гүзәлия Хафизова: «Көен тапсаң, көйсез гөл түгел ул»

Кукмара районының Купка авылында яшәүче 63 яшьлек Гүзәлия Хафизованың тәрәзә төпләрендә үскән гөлләре күз явын алырлык. Бегониянең генә дә алтмыш төрен үстерә ул. Аларны хәтта Кыргызстан, Амур өлкәләреннән кадәр кайтарткан. Хыялы – төрләрен 100гә җиткерү. Уңган хуҗабикәдән  бегония үстерү серләре турында сораштык.

Гүзәлия ханым башта яраннар үстергән, аннан әнисе кебек бегонияләр үрчетергә булган. Тик  аны бар хатын-кыз да үстерә алмый. Ни өчен дигәндә, нәзберек, диләр. Әмма  Гүзәлия апа моның белән бик килешеп бетми. «Көен тапсаң, көйсез түгел ул», – ди. Яратып үстерсәң, чәчәкләре 4–5 айга кадәр тора икән. Һәр  гөлнең үз хикмәте шул. Гүзәлия Хафизова әйтүенчә, бегония үстерергә теләүчеләргә билгеле бер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, аңа теләсә кайчан су коярга ярамый. Өч көнгә бер мәртәбә  икешәр агач кашык сибә икән үзе. Су җылымса булырга тиеш. Башта кулы белән дымын чамалый. Ни өчен дигәндә, бегониянең төрлесе бар. Кайсы бик тиз эчеп бетерә. Кыскасы, төбе юеш тә, коры да булмасын. Тәрәзә төбенең кояш төшкә кадәр карый торганын яраталар. Төштән соң кояш нурлары  яфракларын көйдерә чөнки. Шуңа күрә хуҗабикәгә андый тәрәзәләргә икешәр кат челтәр эләргә туры килә.  Балчыкны да  дөрес әзерләү  мөһим.  Туфракны кибет балчыгына зәңгәр язулы агробалт, агроперлит кушып әзерли. Яктылык бер якка гына төшмәсен һәм кәкрәеп үсмәсен өчен,  чүлмәкләрне әйләндергәләп торырга кирәк. Серләре моның белән генә бетми. Бегонияне кечкенә савытка утырту яхшы. Әкренләп кенә зуррагына күчерәсе. Бегония бер чүлмәктә биш елга кадәр үсә ала. Чәчәк атып бетергәч, очларын кисеп, карт ботакларын яңартып торасы.

–  Авырмыйлармы дип күзәтеп кенә торам. Аларның халәтен яфракларыннан күрергә була. Кыш көне  айга – ике, җәен атна саен ашлама сибәргә кирәк, –ди Гүзәлия апа. – Нарат һәм чыршы ылысларын аракыга салып ясалган төнәтмәнең дә  файдасы зур.  Бер ай тотып, шуңа су кушып сибәм. Кечкенә бегонияләр тамырланып, бераз вакыт үткәч, «Агрикола» препараты белән ашлыйм. «Здравень», «Фертика люкс» дигәннәрен дә кулланам. Чирләргә бирешмәсен дип, «Фитоспорин», «Фитоверм» сибеп торам. Ончыл чык авыруыннан –  «Топаз», бет-талпаннарга каршы «Оберон рапид» препаратын киңәш итәм, – ди ул.

Гүзәлия апаның  күзләре иртүк торуга  тәрәзәгә төбәлә.  Беренче сүзе – «И, җаныкайларым». Ул алар белән: «Кайсыгыз бөреләнде?», «Син чәчәк атасыңмы, матурым?» – дип  назлап кына сөйләшә. Кайчак әле аларга атап шигырьләр дә язгалый. Хатынының гөлләр яратуы  әкренләп ире Айратка да күчеп бара. Ул да хәзер: «Кара, чәчәк атканнар!» –  дип сөенә.

– Гөлләргә күз тияме? – дип тә сорадык аннан.

– Моңа кадәр күз тиюгә бер дә ышанмый идем. Бер елны 60 төпләп гөлем берсе артыннан икенче шиңеп бетте. Дөрестер ул. «Кул арты» дигән нәрсә дә бар әле. Гөлләрем яхшы энергияне сизә. Ихлас күңелле кешеләргә үсентеләрне сөенә-сөенә бирәм, – ди.

Өендәге бегония чүлмәкләренең саны 300гә җиткән. Аларны сату өчен түгел, җанына рәхәтлек алу өчен  үстерә. «Алар янында кайнашу – картаймаска бер сәбәп», – Гүзәлия апа. Әмма гөлләренә кызыгучылар да аз түгел. Интернеттан күреп, кайлардан гына сорамыйлар. Тик почта аша җибәрү мөмкинлеге юк.  Райондашлары да туган көн, юбилейларда аның гөлен  бүләк итә. Бик үтенеп сораганнарга гына бирә икән. Кечкенә савыттагысын 200–250 сумга саткалый.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү