Илфат Хөсәенов: «Хатыным үлгәч, юл һәлакәтенә очрадым… Мине яңадан җыйдылар»

Арча районының Наратлык авылында гомер итүче 58 яшьлек Илфат Хөсәенов турында күп еллар элек бер язган идек инде. Тагын хәлләрен сораштык.

– 2012 елда хатынымны югалттым. Миләүшәмә 42 яшь иде. 22 ел яшәп калдык. Өч балам – әнисез, үзем тол калдым. Җиңел булмады. Әмма сабыйларым хакына яшәү көчен таптым. Ничек тә кешедән ким-хур булмаска дип яшәргә тырыштык, – ди Илфат абый.

Хатыны үлгәч, дүрт елдан юл һәлакәтенә очрый ул. Арчадан авылына кайтып килгәндә, машинасы юл кырыена төшеп китә. Кече улының мәктәптән кайтуына җылы ризык әзерлим дип, кызурак та барган була. Ашыгу үзенекен итә. Илфат абыйның машинасы җиде тапкыр әйләнә. Әле ярый үзе, бәрелүгә үк, машинасыннан төшеп кала. Тик барыбер имгәнүе гомерлеккә була. Умырткалыгына зыян килә, кабыргалары сына.

– Бик озак хастаханәдә яттым. Аннан кайткач та күп тернәкләндерү курслары үттем. Әле дә йөреп торам. Ике елга бер тапкыр Яшел Үзәндә урнашкан үзәккә барып дәваланам. Аякка басасы килә бит. Миңа тик тормаска кирәк. Кая барып була, шунда чыгып китәм. Ялы түгел, инструктор белән шөгыльләнүе кирәк аның миңа. Анда баргач, бер генә минутны да әрәм итми. Алайса, күп кеше килә дә урында ята. Тернәкләнеп түгел, киресенчә хәлсезләнеп кайталар, – ди Илфат абый. – Бар да үзеңнән тора. Үҗәтлегем, тормышка ябышуымны күрүчеләр дә бар. Алар мине үзләренең авыру якыннарына үрнәк итеп куялар. Башкалар, миңа карап, үзләрендә яшәр көч табалар икән, мин моңа шат кына. Үземдә уңай якка үзгәреш сизгәч, гел шөгыльләнәсе генә килеп тора. Әкренләп аякта басып торырга өйрәндем. Тотынып йөри торган җайланмам бар. Аякларны гел хәрәкәттә тотарга кирәк. Тренажерларымда күнегүләр ясыйм.

Ул әлеге хыял белән 7 елга якын яши. Баштарак кеше ярдәменнән башка берни эшли алмаса, хәзер инде тернәкләндерү үзәкләренә дә үзе генә йөри. Коляскасына утырырга да, аннан төшәргә дә өйрәнгән. Ашарга да үзе пешерә, өен дә чисталыкта тота.

– Керләрне автомат машина юып бирә. Аларны элешергә күрше апаны чакырам. Тирә-ягымдагы кешеләр бик әйбәт. Ризыклар да пешереп бирәләр. Ярдәм итәргә генә торалар, – ди Илфат абый. – Кызым кияүдә. Кияү белән ике бала үстерәләр. Ике улым өйләнмәгән әле. Шул балалар игелегендә яшим. Улларым өебезне минем өчен заманчалап төзекләндерде. Кирәк җиремә йөртәләр. Мин инде хәзер рульгә утырмыйм, – ди Илфат абый.

Кызы Илзирә гаиләсе белән Йошкар-Олада яши. Уллары Илназ белән Инзил әтиләре янында.

– Күңел төшереп утырудан ни файда?  Ялкау булмаска, үзеңә тырышырга кирәк. Инвалид арбасына калгач, шуны аңладым: һәр кеше үз сәламәтлеген кайгыртып яшәсә генә, алга китеш була. Чир сине түгел, мин чирне җиңәм, дип яшәргә кирәк. Әгәр тормышның якасына ябышмаган булсам, мин урыннан да тормаган булыр идем, – ди Илфат Хөсәенов. – Балаларым хакына яшәдем дә инде. Ә хәзер оныкларым сөендерә. Миңа берничек тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Алга гына барасы. Әлегә арба белән. Әмма озакламый үз аягым белән дә йөрермен дип уйлыйм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү