Көньякка арзанлы поездлар йөри башлаган

“Россия тимер юллары”, җәен көньякка барырга теләүчеләр ишәйгән бер мәлдә, билет бәяләре арзанрак булган поездларны да эшкә җиккән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәрчесенә компаниянең генераль директоры урынбасары Дмитрий Пегов белдергән.

Аның әйтүенчә, гадәти чорда файдаланыла торган вагоннар саны җәен җитми. Шуңа күрә компания иске, әмма тиешле таләпләргә җавап бирүче вагоннарга “җан өргән”. Мондый поездарга билет бәяләре арзанрак тора.

“Җәйгә әзерләнгәндә, компаниянең барлык пассажир вагоннарын тәртипкә китереп, линиягә чыгардык. Германиядә җитештерелгән бик күптәнге “шоколад”ларны – „Аммендорф“ларны да хәтта. Купелы, иске, әмма барлык таләпләргә, шул исәптән иминлек таләпләренә җавап бирүче вагоннар бу. Аларда барысы да эшли, кондиционерлары да бар”, – дип билгеләп үткән “РЖД” җитәкчесе урынбасары.
Пегов басым ясап әйткәнчә, мондый вагоннарга билетлар арзанрак бәядән сатыла.


Фикер өстәү