Безнең сулыкларда баш миен ашый торган амеба йоктырырга мөмкинме-юкмы икәнен аңлатканнар

Россиядә неглериоз авыруының (баш миен Naegleria fowleri амебасы ашый) бер генә очрагы да теркәлмәгән.

Ил сулыкларында мондый амеба юк, дип белдерелгән Роспотребнадзор хезмәтендә.

Әмма ведомствода буа, күл, елгаларда су коенырга яратучыларны вируслы һәм бактерияле инфекцияләр, паразит, гөмбәчек авырулары, шул исәптән ротавирус, лямблиоз, гепатит йоктыру куркынычы турында кисәткәннәр.

Шуңа күрә Роспотребнадзор, су һәм комның сыйфатын тикшереп, санитария нормаларына туры килә, дип тапкан махсус җиһазланган урыннарда гына су коену рөхсәт ителә, дип яза “Российская газета”.

Исегезгә төшерәбез: кичә Пакьстанда баш миен ашаучы амеба йоктырган егетнең вафат булуы турында мәгълүматлар пәйда булды. Бу бактерия төче суда коенганда борын аша организмга эләгә. Бер күзәнәкле җан иясе борын куышлыгыннан баш миенә менә һәм ми тукымаларын җимерә башлый.


Фикер өстәү