Мөселманнарга үз органнарын васыять итеп калдырырга ярыймы?

Үлем белән картлыктан гына дәва юк. Аңа кадәр сәламәтлегебезне кайгырту әманәт булып тора. Изге китапта: «Кеше башка берәүне дәваласа, аның гомерен саклап калса, бөтен кешелекне терелткән кебек булыр» – диелә. Мохтаҗ булган кешегә кан бирү, әгъзаңны сату игелекле эш саналамы? Гомумән, ислам дине әлеге күренешләргә нинди карашта? Бу гөнаһмы, әллә хуплана торган гамәлме?

Кызыксындырган сорауларыбызга Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.

– Кеше әгъзаларын күчереп утыртуга дин нинди карашта? Бу рөхсәт ителәме?

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламәғәләйкүм вә рәхмәтуллаһү вә бәрәкәтүһ! Бу җәһәттән дин галимнәренең фикерләре аерыла. Беренчеләре, гомумән, ярамый, ди. Чөнки тән әгъзалары – Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән нигъмәт. Без алар белән теләгәнчә идарә итә алмыйбыз. Икенче галимнәр ярамый дип тә, ярый дип тә әйтми. Өченчеләр, ярый, ди, әмма шарт куя. Әйтик, кеше исән чагында берәр органын танышына, туганына бирергә тели икән, моңа өстәп, бу эше белән организмына зыян салмаса, ярдәм, сәдака ниятеннән бирә икән, бу рөхсәт ителә. Үзенә зыян салырлык итеп эшләнсә, тыела.

– Үз органнарыңны акча эшләү максатыннан сату – гөнаһмы? Сер түгел, чәч, мәни сатып акча эшләүчеләр бар бит.

– Дин галимнәре органнарны сатып акча эшләүне тыя. Әгәр дә бер кешедән икенче кешегә органнар күчереп утыртасы булса, ул бүләк йөзеннән, изге нияттән генә эшләнергә тиеш. Күзләр, бөерләр, аяклар, куллар һәм башкасы – безнеке түгел. Ул – Аллаһы Тәгаләнеке.

– Кан бирү күренешенә карата дин нинди фикердә?

– Кан бирү рөхсәт ителә. Әйткәнебезчә, кеше үз организмына зыян китермәгән очракта. Бу да акчага эшләнергә тиеш түгел. Сатарга нияте булмыйча, әмма соңрак кан биргән яисә орган күчереп утырткан кешенең якыннары килеп, бу кешегә бүләкме, акчамы бирсә, зыяны юк. Әмма башта ук фәлән сум акча эшлим дигән шарт куелырга тиеш түгел.

– Үз органнарыңны васыять итеп калдырырга ярыймы соң? Күпләр фән өчен, башка кешеләр сәламәтлеге өчен дип, шулай итә бит.

– Васыять итеп калдырсаң, ярый.

– Мөселманга башка дин кешесенең органын күчереп утырту гөнаһмы?

– Әлбәттә, иң хәерлесе – мөселманга мөселман кешенең әгъзасын күчереп утырту. Әмма төрле хәлләр була, гомерне саклап калу, сәламәтлекне яхшырту өчен, галимнәр башка диндәге кешеләрнең дә органнарын алырга рөхсәт итә.

 


Фикер өстәү