Мошенниклар Үзәк банкка чакыра башлаган

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа юлын уйлап тапкан. Хәзер алар үзләренә ышаныч яулау өчен Үзәк банкка “шәхсән кабул итүгә” чакыра башлаган.

Чакыру хатлары кешенең исеме һәм атасының исеме белән мөрәҗәгать итүдән башлана, аларга Россия Банкында “шәхсән кабул итү” вакыты һәм банкның чын адресы күрсәтелә. Шул ук вакытта ялган (подменный) электрон почта адресыннан файдаланыла.

Үзәк банкының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләрнең әлеге алдашу ысулы чынбарлыкка бик охшап тора.

Мошенниклар “кармагы”на эләкмәс өчен мондый хатларга игътибар итмәскә кушалар. Россия Банкы кешеләрне беркайчан да “шәхси кабул итү”гә чакырмый, хезмәткәрләре, персональ мәгълүматлар һәм банк мәгълүматларын сорап, кешеләргә мөрәҗәгать итми, дип кисәтә Үзәк Банк.

Моңа кадәр мошенникларның эвакуаторчылар белән бергәләшеп алдаша башлаулары турында мәгълүм булган иде. Болары исә “кәкре каенга терәтү”нең мондыйрак ысулын сайлап алган: эвакуатор йөртүче тиешсез урынга куелган автомобиль янына килә, әмма аны алып китми. Шунда машина пыяласына кыстырып калдырылган номерга эвакуаторчының мошенник дусты шалтыратып, имештер, изге нияттән, машинаны стоянкага алып китәргә җыенулары турында кисәтә. Шуннан соң инде янә автомобильчегә шалтыратып, “мәрхәмәтлелеге” өчен акча таләп итә.


Фикер өстәү