Әти кирәк! «Әтиләр картасы» гамәлгә керергә мөмкин

Әтиләрнең акчасы артачак. Россия Дәүләт Думасында гаилә башлыкларының абруен арттыруның яңа ысулын тәкъдим иткәннәр. Анысы да монысы: ил күләмендә «Әтиләр картасы»н гамәлгә кертмәкчеләр. Андагы акчаны фәкать бала тәрбияләүче көчле затлар гына туздыра алачак ди. Бүгенге әти кем ул? Бу сорауга җавапны «ВТ» хәбәрчесе эзләде.

Яңалыкны Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры, ике бала әтисе Борис Чернышев тәкъдим иткән. Ул бу хактагы уй-фикерләрен илнең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган да инде. Яңалык яклау тапкан очракта, илдә «Әтиләр картасы» барлыкка киләчәк. Ул хәзер гамәлдә булган «Пушкин картасы»на охшаш булачак ди. Ягъни картадагы акчаны үзең теләгәнчә туздырырга ярамый.

– Әтиләр һәм балалар бергә рәхәтләнеп вакыт үткәрә алсын өчен, тиешле шартлар тудырырга кирәк, – дигән Борис Чернышев. – Югыйсә илдә балаларны әниләр генә тәрбияли дигән фикер бар.

Уртак ял хакы да билгеле. Депутат «Әтиләр картасы»на ай саен һәр балага 2 мең сум акча салып барырга киңәш иткән. Гаилә башлыгы балалар белән кино, зоопарк яки кафеда йөргән арада әниләр «иркенләп ял итәчәк» дип тә өстәгән Борис Чернышев. Менә шундый замана.

– Әтиләр балалары белән күбрәк вакыт үткәрсен өчен, аларны акча белән кызыктырырга туры килүе начар, әлбәттә. Бу очраклы гына туган тәкъдим түгел. Утсыз төтен булмый, – ди «Татарстанның күпбалалы әтиләре» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Артем Кузнецов. – Ничек кенә булмасын, мин мондый картаны гамәлгә кертүне хуплыйм. Чөнки гаиләдә әти тәрбиясе бик мөһим. Югыйсә бүген, кем тапкан – шул үстерсен, дигәндәй, әни бала тәрбияли, ә әти гаиләне туендыра, дип саныйлар. Бу дөрес түгел. Кызмы ул, ир баламы, аңа әти игътибары кирәк. Тагын бер авырткан җир: хәзер әтиләрнең генә түгел, әниләрнең дә баласына вакыты юк. Моңа бәйле тикшерү нәтиҗәләре дә бар. Белгечләр әти-әниләрдән: «Балагыз белән күпме вакыт бергә үткәрәсез?» – дип сорашкан. Дөнья күләмендә Россия әлеге күрсәткеч буенча 80 нче баскычтан да арттарак калган. Статистика мәгълүматларына ышансаң, без балалар белән тәүлегенә берничә минут кына сөйләшәбез. Сүз «Ашарга утыр», Дәресеңне әзерләдеңме?» кебек көндәлек сораулар турында түгел, ә нәкъ менә күзгә-күз карап аралашу, баланың уй-фикерләрен сорашу турында бара. Бүген әти-әниләр үзләре дә телефонга чумды. Гаиләдә аралашу юк дәрәҗәсендә. «Әтиләр картасы» балага якынрак булырга ярдәм итәчәк дип саныйм.

Күпбалалы әтиләр оешмасы җитәкчесе фикеренчә, баланы акча салынган картадан башка да тәрбияләп була анысы.

– Мәсәлән, кичләрен өйдә бергә җыелышып «лото» уйнарга яки кино карарга мөмкин. Мин балаларым белән бергә мультфильмнар карарга яратам. Әле яңа гына барыбызга да таныш булган тычкан белән мәче турындагы мультфильмны карадык. «Каһарманнарның кайсы уңай, ә кайсы тискәре?» – дип сорыйм балалардан. «Мәче начар, ул гел тычканны кыерсыта», – диләр. Югыйсә тычкан беренче булып үзе этлек эшли бит. Мультфильмнан соң озак кына үз-үзеңне дөрес тоту турында фикер алыштык. Баланы: «Егылгансың икән, тор, елап ятма», – дип түгел, ә әнә шулай сөйләшеп тәрбияләргә кирәк, – ди Артем Кузнецов.

«Бәләкәч» әниләр берләшмәсе җитәкчесе Нәзилә Сафина әйтүенчә, бала тәрбияләүче гаиләләрдә акчаның бер тиене дә артык түгел.

– Яшь әни буларак, яңалыкны хуплыйм. Әмма акча әтиләргә генә дип, чик куймасалар да ярар иде. Әниләр балага ай саен ала торган пособие дә, ана капиталы да гаиләдә уртак бит. Ә ни өчен әти булган өчен генә аңа аерым акча түләргә? Абруйны бернинди акчага да сатып алып булмый. Гаиләдә айга бер-ике тапкыр кинога алып барып туңдырма ашатучы ир-ат түгел, ә җил-давыллардан саклаучы канат, терәк кирәк, – ди Нәзилә Сафина.

Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче Кәримуллиннар гаиләсендә бар шундый ныклы канат. Шулай булмаса, бер ояда биш бала үстерә алырлар идемени. Бу көннәрдә ишле гаиләнең шатлыклы көннәре. Яраткан әниләренә Татарстанның «Ана даны» медале бирелүе билгеле булган.

– Тормыш иптәшем Айрат гомер буе йөк машинасында эшли. Шуңа күрә күп вакыты юлда үтә. Гаиләбездә ул – тормыш тоткасы. Балалар да, мин дә аңа бик рәхмәтле. Төпчекләребез: «Әти кайтамы?» – дип, тәрәзәдән карап кына торалар, – ди биш бала әнисе Фәния Кәримуллина. – Мин төрле эштә хезмәт иттем. Балалар күп булгач, хатын-кызга өйдәге эш тә җитәрлек. Бакчабыз зур, теплицалар гына да икәү. Кирәкле бөтен яшелчәсен, җиләк-җимешен үзебез үстерәбез. Балалар – төп ярдәмчеләрем.

Дүрт кыз һәм бер ул тәрбияли Кәримуллиннар.

– Олы кызыбыз Эльза Камчаткада яши, хастаханәдә программист булып эшли. Икенче кызыбыз Ландыш та еракта – Магаданда. Ул һөнәре буенча стюардесса, әле яңа гына фармацевт дипломы алды. Өченче кызыбыз Ләйсән Казанда яши, чәчтарашка укыды. Төпчекләребез үзебезнең янда. Айгөл быел тугызынчы сыйныфны «дүртле», «бишле» билгеләренә бетерде. Мәктәптә укуын дәвам иттерәчәк. Унберенче сыйныфтан соң IT юнәлеше буенча китәргә хыяллана. Данил да дүртенче сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлады, – ди әни.

Бар яктан да үрнәк, көчле әтиләре янында балалар да бәхетле, ди Фәния Кәримуллина.

– Балаларны мәҗбүр итеп тәрбияләмибез. Бу укуларына да, булачак һөнәр сайлауларына да кагыла. Әнә тугызынчы сыйныфны бетергән кызымны бик тә шәфкать туташы итеп күрәсем килә дә, әмма аның үз теләге. Без исә каршы түгел. Аларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итеп торачакбыз. Хәер, алар үзләре хәзер булышчылар инде. Өлкән кызларым, читтә булсалар да, эне-сеңелләренә гел ярдәм итеп торалар. Безне диңгез буена ял итәргә дә алып баралар. Медаль биргәч тә, балалар бик сөенде. Горурланып: «Безнең әни бит ул», – диештеләр. Мин исә гаиләм өчен сөендем. Миңа бирелгән зур бүләк артында әтиебезнең дә бәяләп бетергесез тырышлыгы ята, – ди Фәния апа.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү