Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күргән Йолдыз авылы балаларына мәктәп формасы, велосипед бүләк итте

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына эш сәфәре вакытында мәктәп укучыларына велосипед, уку өчен рюкзак һәм мәктәп формасы бүләк итте.

Моннан тыш балалары мәктәптә укучы гаиләләргә суыткычлар да бирелде.

— Балаларны да читтә калдыра алмадык. Балалар Актаныш районындагы лагерьдә ял итте, башка күңел ачу чараларында катнаштылар, — диде Васил Шәйхразыев.


Фикер өстәү