Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

Кайбычны саклап калдылар

«Гарәфетдиновлар туган телне, әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне генә түгел, Кайбычның үзен саклап калдылар», – диде район башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев,  бу якларга юл тотуымның сәбәбен аңлаткач.

Менә без шушы  мактаулы нәселнең төп нигезендә. Өй эче Гарәфетдиновлар белән шыгрым тулы. Әйтер сүзләре дә, күрсәтер әйберләре дә күп. Шулвакыт бер-бер артлы район башлыгы аппараты җитәкчесе, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, шушы төбәкне данга күмгән Галия Кайбицкая музее директоры килеп төште. Рәсми чара кебегрәк кабул иткәннәрдер инде дисәм,  аларның барысы да шушы нәселдән булып чыкты. Кыскасы, Кайбычта нәрсә турында сүз чыкса, анда бу нәселнең вәкилләре я эшли, я укый, я җырлый-бии, я тагын берәр нәрсә белән шөгыльләнә икән.  Зур картина итеп ясалган шәҗәрә янына басып, Рамис Хәялиев тә үз тамырларын эзләп тапты.

Төп нигез

Рәфыйк Гарәфетдинов белән Шәүкәт Галиев урамнары чатында ерактан балкып торган, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бу йортта өч буын вәкиле яши. Гарәфетдин улы Әбзәлнең төп нигездә хуҗа булып калган  җиденче улы  Фирдәвес абый  яшьли вафат була.  Тол калган Әлфия апа өч улын аякка бастыра. Шушы нәселнең ярдәмчел туганнары терәк булалар аңа. Үзе дә сер бирми. Хәзер дә эшләмәгән эше, өлгермәгән төше юк. Җыр-биюгә дә бик оста, кул эшләрен дә күз иярмәслек тизлектә башкара, бакчада үскән яшелчәләре, җиләк-җимешләренә һәркем кызыгырлык. Заманында бәйрәмнәрдә башлап йөргән, ветераннар советы рәисе булып та эшләгән ул. Хәзер дә бик чакыралар, тик ул, оныкларны тәрбиялим, дигән була.

Гореф-гадәткә тугры булып, әтисеннән алты яшьтә генә калган Фәнил дә төп нигездә оя корып җибәрә. (Әйтергә кирәк, Фаил белән Фидаил абыйлары да ерак китмәгән: берсе күршедә генә, башка чыккан, икенчесе Колаңгы авылында.)  Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергәч, китапханәчеләр  әзерләү бүлегендә укучы Саба кызы Гөлсем белән таныша да гаилә корып җибәрә.  Уллары Булат белән Фәрхәт мәктәптә укыйлар, кечкенә кызлары Динә «Миләшкәй» балалар бакчасына йөри.

Бу йорт ял көннәрендә генә түгел, гадәти көннәрдә дә шау-гөр килеп тора, диләр. Әйткәнемчә, Гарәфетдиновлар, һөнәрле булгач та, гаилә коргач та,  Кайбычны  ташлап китәргә ашыкмыйлар.  Ерак бабаларыннан килгән гадәт буенча, туган як – алар өчен элек-электән  изге  җир.   Сан ягыннан гына түгел, эш-гамәл ягыннан да алдырган нәсел бу. Эш юк дип зарланып утыручылардан түгел, булганының кадерен белеп яшиләр. Халык мәнфәгатенә бәйле зур эшләрдән дә тайчанмыйлар.

Монда яшәүче халык өчен мөһим роль уйнаган Апас районыннан аерылып чыгу мәрәкәсен дә үз җилкәләренә алганнар. Үткәннәребезне тарихка уеп калдырырга кирәк дип, китап язарга алынучылар да,  иҗат белән шөгыльләнүче якташларының шигырь, хикәяләрен җыеп,  туплап бирүчеләр дә  – шушы  нәселдән. Ә төп нигезне алар бүген дә бергәләп саклыйлар. Мәктәп, бакча, урамда нинди генә хәлләр, нинди генә яңалыклар булмасын, бу йортта рәхәтләнеп туган телдә сөйләшәләр. Башкача булуны хәтта күз алдына да китермиләр. Бу җәһәттән Әлфия апа да үз фикерен җиткерде:

– Мин күп еллар балалар бакчасында эшләдем. Заманалар  төрле булды. Хәтерлисездер, 1980 нче елларда бөтен чараларны рус теленә күчерүне таләп иттеләр. Без үзебез бик ашыкмадык инде. Икесен бергә алып барырга тырыштык. Җае чыгуга яңадан татарчага күчтек.  Тышкы дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин дип әйтәсем килә. Иң мөһиме – эчке дөньяңны какшатмаска кирәк. Үз телебездә сөйләшсәк, гореф-гадәтләрне сакласак,  татарлыгыбызны һичкайчан  югалтмабыз. Тарихка күз салсак, мондый каршылыклар гасырлар буена булган. Тамырыбыз нык булса,   вакыты җиткәч, тышкы дөньяга ташкын булып ургылып чыга алырбыз, югалмабыз.

Шәҗәрә

Гарәфетдиновлар фикеренчә, татар телен саклау, бабаларыбызның тарихын  яшь буыннарга җиткерү өчен  нәселнең шәҗәрә агачын төзү зур роль уйный. Быел бу гаилә үзе дә «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона ярышында беренче урынны яулаган.

– Балалары, оныклары үткәннәрне онытмасыннар, татар телен белсеннәр иде дип хыялланган кешеләргә  киңәшем шул, – ди Әлфия апа, – барысын да шәҗәрә белән кызыксындырырга кирәк. Безнең балалар бакчасында аз дигәндә 3–4 буынны белмәгән бала бик сирәк.   Әти-әниләре ярдәме белән ясап килгән картиналарын стенага  элеп куя идек. Шунда килерләр иде дә үзара: «Менә минем шундый туганым бар, бу бабам Бөек Ватан сугышында булган, әбиемнең бүләкләре әнә нихәтле», – дип, горурлана-горурлана  сөйләрләр иде. Татарча сөйләшкән әби-бабасы турында бала гадәттә шул телдә сөйли. Шулай тиеш дип белә.  Белгәнемчә, бүген дә дәвам итә бу эш, бакчадан аннан мәктәпкә күчә, безнең кебек шәҗәрәләр төзеп зурдан кубучылар да бар.

Әлфия апаны җөпләүчеләр күп булды. Кайбыч мәктәбендә, гомумән, шәҗәрә фестивальләре үткәрелеп килә икән. Җиңүчеләр республика ярышларында катнашалар. Фестивальләр үткәрелгәндә,  Кайбычта яшәүчеләр генә түгел, еракларга киткән туганнар да күтәрелә.  Шулай итеп бердәмлеккә нигез салына.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Бу нәселдә буыннан буынга, нигездә, гел малайлар туа. Кызлар бармак белән генә санарлык. Бу хәлгә үзләре дә гаҗәпләнәләр. «Безгә  шушы Кайбыч җирен саклап калу миссиясен үтәргә кушылгандыр инде», – дип көлешәләр.

Бүген бу нәселдә 123 кеше Гарәфетдинов фамилиясен йөртә.

Олы Кайбычның Шәүкәт Галиев исемендәге урамында  Гарәфетдинов фамилиясен йөртүче 5 гаилә яши.

Нәсел горурлыгы

Бу нәсел хаклы рәвештә галим, профессор Рәфыйк Әбзәл улы Гарәфетдинов белән горурлана. «Рәфыйк абыебыз – туган авылыбыз исемен Татарстанга гына түгел, бөтен илгә таныткан кеше», – диләр алар.

Үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә 1955 елда мәктәпне тәмамлаганда ук СССР халык хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза медаленә лаек була ул.  Хәрби хезмәттән кайткач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Остазлары тәкъдиме белән аспирантурада кала һәм 27 яшендә кандидатлык диссертациясе яклый. 1969 елда Казанда Ленинград дәүләт мәдәният институтының филиалы ачыла. Дәүләт җитәкчелеге ректорга ярдәмче  итеп перспективалы галим Рәфыйк Гарәфетдиновны билгели. Шул ук вакытта ул фән белән дә шөгыльләнә. Санкт-Петербург шәһәренең атаклы Таврия сараенда докторлык диссертациясен яклый. 37 ел дәвамында  вузда ватан һәм чит илләр тарихы кафедрасын җитәкли, вузның беренче фәнни докторы, беренче профессоры, хәтта беренче атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була. Ул – 200гә якын мәкалә, 10 китап авторы. 15 меңнән артык югары белемле белгеч әзерли, 20 аспирант аның кулы астында кандидатлык диссертациясе яклый, 5есе докторлык диссертациясенә алына.

 

Табын күрке

Китапханәдә эшләп, Кайбыч халкына аң-белем эстәүче, төп нигездәге яшь килен, ягъни уллары Фәнилнең хәләл җефете Гөлсем белән аш-су турында сөйләшәбез.

– Әниебез безне, татар гаиләсенә хас булганча,  кечкенәдән тәмле татар ризыклары пешерергә өйрәтеп үстерде. Шуңа күрә бу йортка килен булып төшкәч тә авырлыгын тоймадым, – ди ул. – Ял саен әни белән төрле ризыклар әзерлибез: пироглар да, пәрәмәч тә, кош теле, чәкчәкләр дә калмый. Төп нигез булгач, күрешергә дип туганнарыбыз да күп килә. Сыйланабыз. Шулай да мин гөбәдияне татар табынының күрке итеп күрәм. Өстәл тирәли туганнар тезелеп утырганда аны чыгаруы да – үзе бер затлы күренеш. Бәйрәмчә, үзебезчә була.  Мактый-мактый ашыйлар. Юкка гына түгелдер. Рецептын укучыларыбызга да  тәкъдим итим әле.

Гөбәдия

Камыры

2 йомырка, 1 стакан сөт, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 4 аш кашыгы эретелгән атланмай (сыер мае), кирәгенчә он.

Эчлек өчен

Корт (кызыл эремчек), 1,5 стакан дөге, 1 стакан йөзем җимеше, 2 йомырка, 12 аш кашыгы атланмай (сыер мае).

Камырга барлык әйберләрне бергә, сөтне җылытып салып, шикәр комы, тоз, чүпрә эреп беткәнче болгаталар. Иләнгән онны әз-әз кушып, йомшак кына итеп камыр басалар.

Камыр кабарганчы эчлек әзерләнә. Эчлеккә дөге бүрттерәбез (аны бүрткәч, салкын су белән йөгертәбез), йөземне чистартып, юып киптерәбез, йомырка пешереп, вак итеп турыйбыз. Иң беренче табаны майлап, камырны бик калын итмичә җәеп табага салгач, корт (кызыл эремчек) салабыз, икенче эш итеп бүрттерелгән дөгене, аннан дөге өстенә йөземне салабыз, дүртенче катка туралган йомырканы салабыз да бераз гына шикәр комы сибеп чыгабыз. Һәм соңгы эш итеп эретелгән 12 аш кашыгы атланмайны агызабыз. Өстен юка гына җәем камыр белән каплап, 200–220 градуслы духовкада 30–35 минут пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Сәхифәне Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов, гаиләнең шәхси архивыннан

 


Фикер өстәү