Татарстан Рәисе «Мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә импортны алмаштыру буенча компетенцияләр үзәге» КАБО директоры белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә импортны алмаштыру буенча компетенцияләр үзәге» КАБО директоры Илья Массух белән очрашты.

Очрашуда импортны алмаштыру мәсьәләләре, шул исәптән медицина мәгълүмат системасын, илнең электр транспортын үстерү, программа тәэминатын импортны алмаштыру күләмен арттыру турында фикер алыштылар. Шулай ук Иннополис Университетының перспектив проектларын карадылар.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат терүтехнологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР Фәннәр академиясе президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү