12 июль  көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья Гражданнар авиациясе стюардлар көне

Дөньядагы иң романтик дип саналган бу һөнәр 1928 елда Германиядә барлыкка килә. Очыш вакытында самолет бортына сервисны тәэмин итү өчен махсус кеше ала башлаганнар. Башта анда ир-атлар гына эшләгән. Кагыйдә буларак, кыйммәтле ресторанда эшләүче официантларны алганнар.

1930 елда АКШ та әлеге эшкә яшь кызларны тарту идеясе туган. Бу реклама булып та хезмәт иткән. Иң беренче стюардесса – Эллен Черч. Аны United Airlines авиакомпаниясе эшкә алган.

 

Фотографлар көне

1826 елда Джозеф Ньепс исемле француз, камера кулланып, беренче тапкыр нечкә кургашта сурәт ясый. 1840 елдан кешеләр аклы-каралы фоторәсемнәрне кәгазьгә төшерә башлыйлар. 1861 елда төсле фильтрлар кулланып беренче төсле фото ясала. 1990 елда «Кодак» америка компаниясе санлы фотокамера чыгара.

Россиядә беренче фотография 180 елдан артык элек ясала. Бу Санкт-Петербургта Исаакиев соборының сурәте була. Сурәтнең авторы – рус инженеры Франц Осипович Теремин.

Хәзер исә бер көндә бөтен XIX гасыр буена ясалган кадәр фоторәсемнәр ясала икән. Заман шулкадәр алга китте, хәзер теге яки бу вакыйганы яныбыздагы кесә телефонына төшереп, шунда ук интернет челтәренә куя алабыз. Шулай да профессиональ фотографлар бүген үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

 

Пугачев восстаниесе

1774 елда 12 июльның иртәсендә Казанда Емельян Пугачев восстаниесе башлана. Пугачёв гаскәре һөҗүмне дүрт колоннага бүленеп: Арча кыры, Казансу елгасы буйлап, ә төп көч белән Постау бистәсеннән һәм Болак буйлап алып бара. Эре губерна шәһәре булган Казанның алынуы Россия җәмәгатьчелегендә көчле резонанс тудыра. Тарихчылар фикеренчә, Казанның алынуы восстаниенең иң текщ ноктасы була. Шул ук 12 июльнең кичендә Казанга И.И.Михельсон җитәкчелегендә дәүләт отряды килә һәм Арча кырында 5 сәгатькә сузылган бәрелеш була. Икенче бәрелеш икенче көнне Царицыно авылы янында ътщ. Гаскәренең күпсанлы булуына карамастан, Пугачёв җиңелүгә дучар була.

 

«Орленок»

1960 елда Краснодар краенда «Орленок» пионерлагере ачыла. Бүген ул – Бөтенроссия балалар үзәге. Аның составына кергән 10 лагерь ел әйләнәсе эшли. Анда ел саен Россиядән, чит илләрдән килгән 20 меңнән артык бала ял итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү