Бензин бәясе рәттән бишенче көн рекорд куйган

АИ-92 маркалы бензинның биржадагы бәясе рекордлы күрсәткечкә – тоннасы 60 мең сумга җиткән. Санкт-Петербург халыкара сәүдә-чимал биржасы мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Торг йомгаклары буенча 92ле бензин бәясенең тоннасы 60 017 сум тәшкил итә. 95ленеке – 66 395 сум. АИ-92, АИ-95 бәяләре бер атнадан артыграк үсә икән инде. Июль башыннан бирле – 3.2 процентка һәм 2,8 процентка. Тулаем алганда, апрель урталарыннан бирле ягулыкның биржадагы бәясе арта. Шушы чор эчендә күпләп сату бәясе 29 процентка кыйммәтләнгән.

Моңа кадәр бензинның тоннасы рекордлы 59 мең сум тәшкил иткән.


Фикер өстәү