Риман Гыйлемханов: Никита Сергеевичны бүгенгә кайтарсаң, ни дияр иде икән?

Никита Сергеевич Хрущев 1980 елга коммунизм вәгъдә иткәч, укытучыларыбыз безгә әлеге җәмгыятьнең нинди булачагын аңлата башлады. Анда байлар да, ярлылар да булмаячак, бөтен кеше бертигез яшәячәк икән. Безнең өчен иң сәере – балаларны иң сөендергәне – акчаның юкка чыгуы иде. Акчасыз ничек яшәргә була икән соң ул?

Әниләр Сабан туена 10 тиен акча бирә иде дә, мәйданның иң кызган чагында шуңа бераз печенье алып ашый идек. Акча беткәч нәрсә ашарбыз, биш тиенгә билет алып  кино да карап булмас. Коммунизмда «Һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә» дигән закон булачак икән. Баштарак моның ни-нәрсә икәнен аңлап бетермәдек, хәтта «хаҗәт» дигәне нәрсә икән, дип аптырадык. Өлкәннәр аны «кирәк нәрсә» дип аңлаткач, ничек шатлануыбызны үзебез генә беләбез. Кибеттән, бер тиен дә түләмичә, үзеңә ни кирәк – шуны алып кайтып булачак икән бит! Олы абзый-апалар: «Әкият бу», – дип баш селкеде, ә без ышандык. Коммунизмга барып керергә әле егерме еллап вакыт бар, шул вакыт эчендә ниләр булмас, дип уйладык. Әйе, бик озак вакыт кебек тоелды безгә бу егерме ел. Әле исәпләп тә карадым: коммунизм җиткәндә миңа 31 яшь тулачак һәм: «Әле бик карт булмыйм икән!» – дип шатланып йөргәннәр дә истә.

Башыма төрле уйлар керә торды. Бигрәк тә коммунизмның төп законындагы «Һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә» дигән сүзләрне төшләремдә саташып әйтә башладым. Чамалы Мәхмүте кибетеннән бер тиен түләмичә, ни кирәк – шуны алып кайт әле! Кибетче алган әйберне күпсенә башласа: «Һәркемгә хаҗәтенчә», – дип кенә кыстырып куясың. Каршы килеп кенә карасын Чамалы Мәхмүте коммунизмның төп законына! Силсәвиткә чакыртып иманын өшкерәчәкләр…

Менә 20 ел вакыт узып та китте. 1980 нче елда коммунизмны күрәсе урынга, телевизордан Мәскәүдә узган Олимпия уеннарын карадык без. Коммунизм кебек үк булмаса да, бөтен дөньяны шаулаткан спорт бәйрәме иде ул. Олимпия уеннары ябылу тантанасында стадион өстенә күтәрелгән «Олимпийский мишка»ны зәңгәр күктә эреп югалганчы бөтен халык елый-елый озатты…

Ә күңел дигәнең һаман да ниндидер могҗиза көтеп яшәде. Акчаның юкка чыкмасы аяз көн кебек ачык иде. Дөрес, Горбачев, Ельцин хакимлек иткән заманнарда хезмәт иясе халкының бер өлеше акчасыз яшәп алды. Әллә ничә айлар буе хезмәт хакы күрмәгәннәр әти-әни пенсиясенә көн күрә башлады. Телгә «бартер» дигән ят сүз килеп керде, акча урынына әйбер белән алыш-биреш  китте. Әмма акча дигәннәре озын гомерле булса да булыр икән! 1990 нчы елларда, җәмгыятьнең кыйбласы 180 градуска үзгәргәч, акча, гомумән, дөнья тоткасына әйләнде. Бөтен нәрсә акчага сатыла торган заман килде.

«Һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә» дигән сүзләр әйтүчегә бүген диванага караган кебек карарлар, билләһи! Их, Никита Сергеевич, карап торышка әйбәт кенә, акыллы гына кеше төсле идең, тормышка ашмастай хыялый уйлар башкаеңа ничекләр генә керде икән соң? Бөтен кеше бертигез була алмый бит инде ул! Кулдагы бармаклар да бертигез түгел.

Акча кешелек тарихында беренче мәртәбә безнең эрага чаклы VII гасырларда барлыкка килгән. Шул гомер яшәгән акчаны бер кеше генә юкка чыгара аламыни, Никита Сергеевич?! Әлбәттә, ул заманнарда ерак бабаларыбыз акча урынына төрле ташлар, кабырчыклар кулланганнар, ди. Ә хәзер кеше гомере акча урынына йөри. Акча түләп кеше үтерәләр. Әнә Украинага акча артыннан килгән чит ил солдатлары 11 меңнән артып киткән, ди. Алар Украинаның мөстәкыйльлеге хакына гомерләрен бирергә әзер торучылар түгел. Алар – акчага ялланган кеше үтерүчеләр, аларга украин ни, урыс ни, татар ни, чуаш ни – бары тик түләсеннәр генә. Әйтүләренчә, безнекеләр аларның яртысына якынын юкка чыгарган инде, шуңа күрә Украинага атлыгып торучылар да кимегән, ди. Әмма акча дигәннәре һаман да коткы тарата әле.

Бүген дөнья урталай бүленде: бер якта фикердәшләр белән без, икенче якта үзенең куштаннары белән Америка. Уртада шайтан вәсвәсәсе дәрәҗәсенә җиткән – акча, җир, байлык һәм… «кем-кемне?» дигән сорау. Никита Сергеевичны бүгенгә кайтарсаң, ни дияр  иде икән? Ул Американы куып җитү һәм узып китү турында хыялланган иде. Әлеге хыялының һаман да тормышка ашмаганын күрер дә Джо Байденга ачу белән: «Мы вам покажем Кузькину мать» – дип әйтеп куяр сыман. Бу гыйбарә татарча «күрмәгәнегезне күрсәтү» дигән мәгънәдә инде. Бу сүзләрне әле Хрущев 1959 елны ук Америка делегациясе белән очрашуда әйткән, диләр. Калганын үзегез уйлап бетерегез!

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү