Мәчеткә кергәндә укыла торган дога
«Салават» әйткәннән («Бисмиллаһи вәссәләтү вәссәламү галә рәсүлилләһ») соң, түбәндәге дога укыла: «Аллаһуммә фтах ли әбваба рахмǝтик».
Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Миңа Рәхмәтеңнең ишекләрен ач».
Мәчеттән чыкканда укыла торган дога
Яңадан «салават» әйткәннән («Бисмиллаһи вәссәләтү вәссәламү галә рәсүлилләһ») соң, түбәндәге дога укыла: «Аллаһуммә инни әсъәлүкә минфадлик».
Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин Синнән олуг фәзыйләт (өстенлек) һәм Рәхмәтеңне сорыйм».
* Мәчеткә уң аяктан керү, сул аяктан чыгу сөннәт санала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat