Чия һәм карлыган белән кыяр тозлау РЕЦЕПТЫ

Бер литрлы банка өчен: 700 г кыяр, 3–4 сарымсак теше, 15 чия, 1 аш кашыгы кызыл карлыган, 2 укроп зонтигы, 5әр чия һәм карлыган яфрагы, 1 керән яфрагы, 2 чәй кашыгы тоз, 4 чәй кашыгы шикәр комы, 30 мл шәраб серкәсе.

Кыярны салкын суга салып, төнгә калдырабыз. Чия һәм карлыганны юабыз.

Банканы парландырып, карлыган һәм чия яфраклары, укроп, керән, сарымсак салабыз. Кыяр һәм җиләкләрне тутырабыз. Кайнап торган су салып, капкач белән каплыйбыз. 5 минут тотабыз. Суын агызып, кайнатып чыгарабыз һәм тагын банкага тутырып, 5 минут тотабыз.

Янә суын агызып алабыз. Шикәр комы, тоз, аш серкәсе өстәп, кайнатып чыгарабыз. Тозлыкны банкага тутырып, капкач белән борып ябабыз. Банканы астын өскә әйләндереп, суынганчы, җылы япма белән каплап тотабыз.


Фикер өстәү