Мең йортка – ун сыер. Шәһәргә якынаю  авылдан ерагаюмы?

Тукай районының  мең йортлы Биклән авылында нибары  өч хуҗалыкта ун сыер асрыйлар. Заманасында   икешәр көтү чыккан югыйсә. Авыл халкының терлек санын киметүенең сәбәбе нидә?

«Чаллыга якын булгач, авылда йортлар күп  салынадыр. Көтү көтәргә урын калмадымы әллә?» – дип сораштык  Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиевтән.

– Юк, сәбәп анда гына түгел. Кайбер авылларның бер  ягына чыгасың, сазлык кебегрәк җир. Анда техника белән йөрергә җайсыз, әмма  мал көтәргә  бер дигән урын.  Чишмәсе  челтерәп ага. Икенче ягында – урман, аланлык. Анда да көтү көтәргә мөмкин. Тик көтүлек урыннары иркен түгел. Бу – бер сәбәп. Икенчесе – печән чабарга болынлыклар юк. Терлек азыгын сатып ала башласаң, акчасы кирәк. Бик кулай әйбер түгел. Сыерны кеше бер тапкыр бетерә икән,  ул аны инде башка асрамый, –  диде Мансур Сәхбиев.

Элек авылда терлек  асрамаган кеше булмаган диярлек. Заманасында сыерлар саны 380–420гә җиткән. 2005 елларга кадәр 100дән артык сыер саналса, аннан  кимүгә таба барган.  Бүген исә ун гына калган. Шуның  өчесе – авыл җирлеге башлыгыныкы, икесе – тренер  Марат Мөхәмәдиевләрнеке, калганнары  фермер Азат Мостафиннарныкы. «Сыерны кемнәр асрый?» дигән сорауга  җавап шул.

«Сыерлы көнем – сыйлы көнем», – дип яшәүчеләрнең берсе – Мөхәмәдиевләр гаиләсе. Хуҗабикә Нурания Мөхәмәдиева Круглое Поле бистәсенә барып, администратор булып эшләсә дә, терлекләрен бетерү ягында түгел. Ике сыерын да кул белән сава. Маллар карарга мәктәптә  физкультура дәресләрен укытучы улы Иңгел дә,  быел 7 нче сыйныфны тәмамлаган  кызы Ләйсән дә   ярдәм итә.

– Әти-әниләр дә асрады, без дә бу шөгыльне  дәвам иттерәбез. Сөтне үзебез дә,  балалар  да ярата. Кибетнекен  ашыйсы килми. Үзебезнеке тәмле  бит. Көнгә 30 литр сөт савам.  Эремчек, корт, катык, каймак ясыйм.  Бездә  сөт  җыючы юк.  Күршеләр дә, авылдашлар да сорап  килгәли. Шәһәрдә яшәүче балаларына  күчтәнәчкә дип тә алалар. Өч литрын 200 сумга бирәбез. Сораучылар бар. Барысына да җитми шул,  – ди Нурания ханым.

Аннан да   авылдашларының сыерларның баш санын бетерү сәбәпләре турында кызыксындык.  Нурания  Мөхәмәдиева әйтүенчә, авылда хәзер барысының да шәһәрчә яшисе килә. Шуңа күрә бакчасын да, малын да бетерә, хәтта тавык та асрамыйлар. Сыер тотучы абый-апалар картая бара, ә яшьләрнең бик асрыйсы килми. Элек  көтү кайтканда күңелле, ниндидер җанлылык бар иде. Кызганыч, хәзер урамнар бушап калган. Бөтен җирне үлән баскан. Менә шул ягы да борчый аны.

– Абзарны бер дә  буш тотасы килми. Сыерлар мөгрәп торсын, дибез. Мәшәкате күп, әлбәттә. Икмәге дә кыйммәт. Без пай җирен  эшкәртеп, печәнне шуннан әзерлибез. Быел беренче каты начар булды, икенчесенә өметләнәбез. Бу көннәрдә яуган яңгырлардан соң үләннәр күтәрелеп китте, –диде ул.

Мостафиннар исә моңа кадәр ике сыер тотса, соңгы вакытта бишкә җиткән.  Таналары бозаулаган икән.

– Ирем  фермер булгач, пай җирләрен эшкәртеп, ашлык чәчә, печән үстерә.  Шуңа күрә малларны бетермибез. Моңа кадәр сыерларны кул белән сава идем әле. Улым саву аппараты алып кайтып бирде. Хәзер эш җиңеләйде. Бездә – гаилә подряды. Кыз-кияүләр, ул-киленнәр, кодагыйлар белән бергәләп эшлибез, – ди элек почта мөдире булып эшләгән Лиза апа. – Без беркайчан да сыерсыз тормадык. Канга сеңгән  гадәт инде ул. Каенанам мәрхүмә Тәнзилә алдынгы сыер савучы, депутат иде. Кеше хәзер бөтен әйберне дә кибеттән генә алып яшәргә өйрәнде. Без үзебез үстергәнне ашыйбыз. Тир түгәргә иренмәсәң, ашы да бар.

Нигә халык сыердан бизгән? Бу сорауны Лиза апага да бирдек.

– Авылда күпфатирлы йортлар да бар. Шуларның ишегалларындагы сарайларны сүтү дә терлек, тавык-чебешләр кимүгә бер сәбәп булды дип уйлыйм. Анда яшәүчеләрнең бакчалары да калмады. Тирә-якны матурайтабыз, балалар мәйданчыклары төзибез, диләр. Бер яктан – файда, ә икенче яктан… – дип көрсенә Лиза ханым.

Авыл кешеләре арасында, шәһәргә барып эшләгәч, сыер асрарга вакыт  юк, диючеләр дә булды. Кемдер берәр ел тотып караган да  туктаган. Гариповлар да  моңа кадәр Чаллыда яшәгән икән. Сигез ел элек  авылга күченеп кайтканнар.

– Монда безнең кебек шәһәр белән авыл арасында яшәүчеләр күп.  Ике ара – 15 чакрым гына бит, – ди Фирия апа. – Без үзебез кәҗә асрыйбыз.  Малларны абзарда гына тотып булмый бит. Көтүлек җирләре булмау да сыер асрамаска бер киртәдер дип саныйм. Хәзер авыл заманчага әйләнеп бетте. Кайберәүләр урамга мал чыгарганны да яратмый. Мәсьәләнең шул ягы да бар. Кәҗәләр кеше капка төбендә үскән куак, чәчәкләрен ашамасын дип, саклап кына торабыз.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү