Владимир Путин ашлык инициативасын яңарту шартларын әйткән

Дәүләт башлыгының төп шартларыннан берсе – Россиядән дөнья базарларына ашлык һәм ашлама җибәрү буенча чикләүләрне алу.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, ашлык инициативасын тормышка ашыруны элеккечә дәвам итү бөтен мәгънәсен җуйган. Аның сүзләренә караганда, Россиягә буш вәгъдәләр түгел, ә Россия банклары һәм финанс институтларын Swift халыкара банк системасына тоташтыру гамәлләре кирәк.

Моннан тыш Путинның шартлары арасында – Россиядән дөнья базарларына ашлык һәм ашлама җибәрү буенча чикләүләрне алу, Россияне авыл хуҗалыгы техникасы һәм ашлама җитештерү тармагы өчен запаc частьләр, детальләр белән тәэмин итүне яңарту, Россиянең авыл хуҗалыгына бәйле активларыннан файдалану мөмкинлеге ачу.

Дәүләт башлыгы шулай ук “Тольятти-Одесса” аммиак үткәргече эшен торгызу зарурилыгын да басым ясап әйткән.


Фикер өстәү