Болгарда бер көн яки «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале өметләрне аклармы?

Дәвер вакыйгасы. Маңкортка әйләнмәс өчен үткәрелә торган зур чара. Болгарда узучы «Яңарыш…» фестивален шулай дип атаганнар иде. Тамырларыбызның кайда булуын искә төшерергә тиешле әлеге вакыйганы күреп калыр өчен, Болгарга юл тоттык. Изге җирдә ниләр бар?

Ага базар…

Фестивальнең берничә юнәлештә узуы турында язган идек инде. Шуларның берсе – «Ага Базар» ярминкәсе. Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән осталарның эшләнмәләре белән без дә танышып кайттык. Кеше аз булуыннан файдаланып, иң чуар чатырларның берсен әзерләгән Үзбәкстан осталары белән аралаштык.

– Без «Модная Бухара» брендын тәкъдим итәбез. Ярминкәдән тыш, мода күрсәтүдә дә катнашачакбыз. Сату ягыннан карасаң, эшләнмәләрне алучылар бик аз. Ләкин кызыксынучылар җитәрлек, – диде Ирина Шәрипова.

Үзенчәлекле, безнең өчен ят булган эшләнмәләрне Ингушетиядән килгән осталар да тәкъдим итте. Аларның чатыры яныннан тиз генә китә алмадык без. Ингуш хатын-кызларының традицион баш киемнәре турында сөйли башлаган әңгәмәдәшебез үз халкының үткәненә «алып кайтты».

– Кызганыч, ингушлар турында бик аз беләләр. Без тарихыбызны эшләнмәләребез аша күрсәтергә тырышабыз. Әйтик, әлеге ярминкәгә без киездән ясалган келәмнәр алып килдек. Аларның күпчелеге петроглифлар (ташка ясалган борынгы сурәтләр) белән бизәлгән. Элек-электән аларның яман көчләрдән саклавына ышанганнар, манараларга төшергәннәр. Моннан тыш, күп кенә эшләнмәләрдә кояш сурәтен күрергә мөмкин. Бездә ул – яшәү, тормыш символы. Шуңа да әлеге элемент һәрвакыт хатын-кызларның баш киемнәрендә дә була, – дип сөйләде Айса ханым Сылтиева.

Күрше Башкортстаннан килгән осталарның да хәлләрен белештек. Башкорт балы, шифалы чәйләр белән беррәттән милли киемнәр, эшләнмәләр дә алып килгән алар.

– Бездә 60 ел дәвамында «Агыйдел» башкорт сәнгать һөнәрчелеге» дип аталучы күптармаклы җитештерү үзәге эшли. Фабрикабызда төрле халыкларның милли киемнәрен дә тегәбез, – дип сөйләде Гөлүсә Ризванова. Күпләп җитештерелгәч, бәяләре дә кулайдыр инде, дип кызыксындык. – Бер кеше генә эшләсә, салымнар, хезмәт хакы түләү кебек мәшәкатьләр булмый. Ә фабрикада җитештерелгән эшләнмә бәясенә менә шулар да өстәлә. Шуңа да милли киемнәр шактый кыйммәт. Сездә көндәлек тормышта да милли кием элементларын яратып кияләр, моңа игътибар бирелә. Ни кызганыч, бездә милли кием бәйрәмнәрдә генә искә төшә…

Пәйгамбәр шут була алмый

Осталарга сокланып туйганнан соң, театраль лаборатория белән танышасы иттек. Аны фестиваль кысасындагы мөһим чараларның берсе дип атаганнар иде. Казан һәм ГИТИС студентларына халкыбыз өчен мөһим булган ике әсәрне – Чыңгыз Айтматовның «Мәңгелек буран»ын һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын эскиз итеп күрсәтү бурычы бирелде. Эскизлар Россия театр сәнгате институты ректоры, филология фәннәре кандидаты кебек югары дәрәҗәләргә ия булган Григорий әфәнде Заславский кулы астында әзерләнде. Ләкин милли код салынган әсәрләрне ким дигәндә аңлау өчен югары сәнгать вәкиле булу яисә иң күренекле театр мәктәбендә уку гына җитмидер ул…

Бу шикләрне лабораториядә катнашучы бер төркем яшьләрнең репетициясе раслады. «Кыйссаи Йосыф» әсәреннән эскиз әзерләгән чаклары иде аларның. Күпчелек төркемнәр кебек үк, бу әсәрнең Йосыф – Зөләйха турындагы өзеген алганнар. Эскизны итальяннарның борынгылардан саналучы «комедия дель арте» (башкача – битлекле комедия) жанры кысасында әзерләүләре, дөресен генә әйткәндә, аптырашта калдырды. Сәнгатьтә чикләр юк, дисәләр дә, пәйгамбәрдән комик персонаж, шут ясау, гуманизм башлангычы образы булган Зөләйханы мескен итеп күрсәтү кысага сыймый инде ул. Режиссер ярдәмчесе, ГИТИСның икенче курсын тәмамлаган Ильяс Гирфановтан әсәрне ничә тапкыр укып чыктыгыз, дип кызыксындык. «Көненә әллә ничәшәр тапкыр укыйбыз. Ләкин безнең максат – Йосыф һәм Зөләйханы күрсәтү түгел, аларның мәхәббәт тарихын сөйләү», – диде ул. Әмма ни өчен нәкъ менә комик жанр сайлануын аңлатмады. Бәлки, киләсе фестивальгә үзебезнең дастаннарның «заманча укылыш»ын тәкъдим итәр өчен үзебезнең режиссерларны, үзебезнең студентларны чакырырга кирәктер?

 

«Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале 23 июльдә тәмамланачак. Бу көнне берьюлы берничә зур чара уздырырга ниятлиләр. Шуларның берсе – Татарстанның чигүле картасын тәкъдим итү. Моннан тыш, 23 июльдә ачык һавада һәм тарихи урында янәдән «Кара пулат» операсын күрсәтәчәкләр.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү