«Республика»га күчендек. Казан мөселман кинофестивале нинди яңалыклары белән сөендерәчәк?

Яңа исемнәр, премьералар, милли кино индустриясенең җитешле һәм җитешсез яклары турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу. 7–11 сентябрьдә Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Конкурс һәм конкурстан тыш программада барлыгы 100ләп фильм күрсәтергә ниятлиләр. Быелгы фестивальнең үзенчәлекләре турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 44 илдән барлыгы 625 гариза килгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова хәбәр итте.

– Быел фестиваль кысасындагы фильмнар «Республика» сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Тантаналы чаралар исә Казан Ратушасы һәм «Пирамида»да узачак. Шулай ук кайбер чаралар Милли китапханә, Заманча сәнгать галереясы, Милли музей, «Әкият» балалар үзәге, Казан мәдәният институтында да булыр дип көтелә, – дип сөйләде ул.
Фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева сүзләренә караганда, әлеге чарада дөньякүләм премьераларның катнашуы – фестивальнең мөһим һәм зур казанышы.
– Алай гына да түгел, быел фестивальдә Татарстанның Вьетнам һәм Казахстан белән берлектә төшерелгән фильмнары да катнаша. Бу исә Татарстан кинематографиясенең үсеше турында сөйли. Гомумән, төбәкләрдәге киноның милли продукциягә әйләнүе, аның үсеше – мөселман киносы фестиваленең соңгы еллардагы төп тенденциясе. Бу юнәлештә Татарстан бик яхшы үрнәк күрсәтә, – диде ул.
Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова исә аның максатларына тукталды.
– Әлеге фестиваль Россия өчен ислам дөньясына ишекләр ача. Ә безгә халыкара аренага чыгарга ярдәм итә. Башка илләрдәге, төбәкләрдәге кино индустриясенең хәле белән танышып, без үзебезнең үсешнең кайсы баскычында булуыбызны тәгаенли алабыз, – диде ул.

Кем бәяли?

Быел да фестивальдә тәкъдим ителәчәк фильмнарны төрле илләрдән танылган кино тәнкыйтьчеләре, режиссерлар бәяләячәк. Алар – Хәмид Бенамра (Алжир, Франция), Анара Кашаганова (Казахстан), Әмир Салмин Әл Мурри (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Нәркис Абьяр (Иран), Хаобам Пабан Кумар (Һиндстан), Ихсан Кабил (Төркия), Илһам Шаһин (Мисыр), Валерий Фомин (Россия), шулай ук Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин. Жюри комиссиясе рәисе – Россиянең халык артисты Владимир Хотиненко.

Үзенчәлекләр

Халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар быел да шактый кызыклы программа әзерләгән. Билгеле, фестиваль кысасында конкурста катнашучы һәм конкурстан тыш күрсәтеләчәк барлык фильмнарны да тамаша кылып булачак. Керү – бушлай. Моннан тыш, халыкара кинопитчинг (билгеле бер кинопроектны финансларга әзер инвесторлар табу максатыннан аны тәкъдим итү), кино мәктәпләре форумы, эшлекле мәйданчык та планлаштырылган.
– Фестивальнең тагын бер юнәлеше ул – музыка. Быел Татарстанның Милли китапханәсендә Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алачакбыз. Ул бит – җырчы гына түгел, актер да. Шуңа да фестиваль кысасында Ренат Ибраһимов катнашкан «Перерождение» һәм «Итальянский контракт» фильмнары күрсәтеләчәк. Шулай ук музыкаль программа да булачак. Моннан тыш, фестиваль кысасында Россиядәге джаз сәнгатенең 100 еллыгына багышланган чара уздырырга ниятлибез. Анысы Милли музейның ишегалдында булачак, – дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.
Фестивальгә чакырылган кунаклар арасында танылган төрек актеры Нуман Чакыр, Россиянең кино һәм театр артистлары Олеся Судзиловская, Наталья Варлей, Тимур Гарафутдинов, Иван Колесников, алып баручы Валдис Пельш (ул шулай ук Татарстан турындагы документаль фильмын да тәкъдим итәчәк), Россиянең халык артисты Александр Панкратов-Черный һәм башкалар бар.

Борчыган мәсьәлә

Матбугат очрашуында Татарстан кинематографиясенең төп проблемаларына да тукталдылар. Алар турында Миләүшә Айтуганова сөйләде.
– Кино белгечләре әзерләү өлкәсендә проблемалар барлыгын аңлыйбыз. Быел без кино өлкәсендәге урта звено, ягъни куючы рәссам гример, костюмнар буенча рәссам кебек белгечләрнең бөтенләй диярлек булмавын күрдек. Әлеге проблема бездә генә түгел. Якутия, Башкортстан, Алтайдагы коллегалар да зарлана. Гомумән, әлеге проблема Россия күләмендә бар, чөнки бу белгечләрне бездә бөтенләй әзерләмиләр, – диде ул.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан тәкъдим ителәчәк фильмнар:

Татарстан режиссерлары 40лап кинокартина тәкъдим иткән, 14 фильм программага кертелгән. Халыкара конкурста «Тарлан» (реж. Юлия Захарова), «Галиябану» (реж. Рифат Миндубаев), «Габдрахман» (реж. Марсель Мәхмүтов), «Сосновый ключ» (реж. Булат Минькин) фильмнары, ә милли конкурста «Без – 41 нче ел балалары» (реж. Әмир Галиәскәров), «Республика 99» (реж. Адель Таккезе, Юлия Захарова, Софья Силкина), «Параллели» (реж. Сергей Батаев), «Посланник» (реж. Зөфәр Хәйруллин), «Одна в горах» (реж. Азат Дәүләтшин), «Настала ночь» (реж. Әмир Сальянов), «Дядя Миша» (реж. Ахмаджон Оев), «Татарский край. Троицк» (реж. Александр Далматов), «Коридор воспоминаний» (реж. Чыонга Тхе Тхиен), «Таш» (реж. Елизавета Елисеева) кинокартиналары катнашачак.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале – фактларда:
– Әлеге чара 2005 елдан бирле уздырыла.
– Фестивальнең девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – мәдәни диалогка».
– Фестиваль программасына, авторларның нинди дин вәкилләре булуына карамастан, игелек, тынычлык һәм гаделлеккә өнди торган иң яхшы фильмнары сайлап алына.

Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү