Сыңар кул белән дөнья матурлаучы Ирек Тимаев

Баулы районының Исергәп авылында яшәүче Тимаевларның ишегалды балалар бакчасын хәтерләтә. Монда тәгәрмәчтән ясалган пар аккошлар да, мичкә кочаклаган аюлар да, крокодиллар да бар. Җил тегермәне, кое да – аның хезмәте. Боларны ул бары бер кулы белән эшләгән.


18 яшьлек чагында фермада терлекләргә бәрәңге пешерү җайланмасы ясаганда өзелгән аның биш бармагы. Таш-мазар тыгылды бугай дип, техниканы сүндереп, гаебен эзләмәкче булган, тик хезмәттәше ялгыш кабызып җибәргән. Шулай итеп, үсмер гомерлеккә сыңар кул белән кала. Ничек яшәрмен, дип борчылса да, тора-бара үзен ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгән. Күрәсе сынау булгандыр, дип тынычланган. Хезмәттәшенә дә ачу сакламый.

Сыңар кул белән калса да, эшсез утырмаган. Трактор да йөрткән, фермада силосын, сенажын төягән. «Ике куллы кешеләр бер йөк төягәндә, мин дә алардан калышмадым. Алар белән беррәттән эшли идем. Бер дә аптырап тормадым. Өйдә унар баш мал асрый идек әле. Хәзер сыерларны бетердек», – ди 63 яшьлек Ирек абый. Нәрсәдер барып чыкмаса, киресенчә, ник кулыңны кирәкмәгән җиргә тыктың соң, дип сүгеп тә ала икән.


Шушы авыл кызы Гөлшат белән гаилә корып, өч ул үстергәннәр. Тик 7 яшьлек сабыйлары суга батып үлгән. Авырлыклар бу гаиләне аз сынамаган. Йөрәгенә операция дә кичергән Ирек абый. Тормыш иптәше белән бер-береңне аңлап яшәгәндә, оныклары: «Бабай, сиңа ничек ярдәм итәргә?» – дип торганда, моңаерга вакыты юк гаилә башлыгының. Кирәк икән, ул җырлап җибәрә. Сәхнәләрдән дә төшмәгән, авылның беренче егете булган.


Агач эшенә тартылу исә оныгы Ранэль тугач башлаган. Башта ул аңа карават, аннан бишек ясаган. Әкренләп уенчыклар, машиналарга да чират җиткән. Башка оныклары, бакчага йөри башлагач та, эш кушып кына торганнар үзенә. «Бабай, безнең бакчага сыерчыкларга оя, җимлекләр кирәк», – дип заказ биргәннәр. Каршы килеп буламыни? Төрле әкият геройлары, җәнлек образлары әнә шулай туган. Күптән түгел бакчага бүләк булсын дип, агачтан кое ясап биргән. Гөлшат ханым үзе дә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән икән. Бу көннәрдә остага Казаннан ук заказлар килгән әле. «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән күреп, кечкенә сандыклар ясарга кушкан шәһәр ханымнары. Хезмәтләре арасында чана, тарантас, җил тегермәннәре, өстәл-урындыклар да бар.


– Моның кадәр тәгәрмәчне каян алып бетерәсез? – дип сорыйм аннан.
– Күршедә генә автосервис. Килеп алып кит, дип кенә торалар. Кытлык юк, – ди Ирек абый.
Пар аккошларны көнгә берничәне ясый алса, крокодил өчен вакыт күбрәк китә. Ни өчен дигәндә, тешләре, аякларын ясыйсы. Тутый кошлар да ишегалдын бизи. Тәгәрмәчле техникалар да күренә.
Иртүк торуга, остаханәсенә чыгып, 3–4 сәгать шунда кайнаша. Кайбер көнне агач эше белән мавыгып китеп, төшке ашын да оныта. Ниндидер планнар корып яшәми, башына идея килү белән, тизрәк тормышка ашыру ягын карый. Ашыгып эшли торган гадәте дә юк. Чүкеч тотканда гына протез кия, ә болай барысын да сул кулы белән башкара.


Хезмәте өчен акча сорап алмый. «Эшли беләсең, сата белмисең», – дип сүгәләр икән аны. Күңел хакы өчен дип тырыша. Эшләгәч, азмы-күпме акчасы да керә.
Сау-сәламәт булып та, тормыштан зарланучылар, эшләргә яратмаучылар бар. Ирек абый әйтүенчә, теләк кирәк, мәҗбүриләп бернигә ирешеп тә булмый. «Тормышымның мәгънәсе бар. Шуңа күрә күңел матурлыкка омтыла. Мин бит аны үзем тудыра алам», – ди сынауларга бирешмәүче Ирек Тимаев.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү