Дәүләт Думасы мәктәп укучыларының хезмәт тәрбиясе турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр керткән. Әлеге төзәтмәләр укучыларның хезмәт тәрбиясе принципларын билгели, көмеш медальләрне кире кайтара һәм ОБЖ предметы исемен үзгәртә, дип яза РИА Новости.

Яңа закон «тәрбия» төшенчәсен киңәйтә һәм укучыларда хезмәт сөючәнлек һәм хезмәткә һәм аның нәтиҗәләренә җаваплы караш формалаштыруны үз эченә ала. Укучылар җәмәгать файдалы хезмәтендә катнашырга тиеш булачак. Дума спикеры Вячеслав Володин хезмәткә мәхәббәтне мәктәптән кертергә кирәк дип саный.

Яңа төзәтмәләр нигезендә, мәктәпкә II дәрәҗә «Укуда махсус уңышлар өчен» медальләрен кайтарачаклар, ә ОБЖ предметының исеме «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләренә» үзгәртеләчәк.


Фикер өстәү