АКШ Татарстан предприятиеләренә каршы яңа санкцияләр кертү турында белдерде

АКШ Татарстан предприятиеләренә каршы яңа санкцияләр кертү турында игълан итте. Исемлеккә  Казан дары заводы һәм фәнни үзәге эләкте.

АКШ финанслар министрлыгы сүзләренчә, мондый карар Россиянең СВО эшчәнлеген хуплый торган продукциягә керүен кыенлаштыру, шулай ук дәүләт керемнәрен металлургия һәм тау чыгару тармагыннан киметергә, шулай ук энергетика өлкәсендәге потенциалны көчсезләндерү өчен кабул ителде.

Исемлеккә шулай ук берничә банк һәм берничә Россия түрәсе кертелгән.


Фикер өстәү