Бер елдан соң. Болгарда янә «Кара пулат» операсы күрсәтелде

Рухи яңарыш чоры. Инде язганыбызча, 15–23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале узды. Чараның соңгы көнендә тарихи урынында «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды.

Опера башланганчы «Тормыш рәвеше – мәдәни код» этно-fashion фестивалендә катнашучы дизайнерларның эшләнмәләрен күрсәттеләр, «Татарстанның чигелгән картасы»н тәкъдим иттеләр.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, милли мәдәнияткә ихтыяҗ елдан-ел арта.

– Безнең өчен бу – изге җир. Әлеге фестивальне оештыручылар зур хезмәт башкарган. Әмма иң зур рәхмәтне бүген безнең белән булган һәркемгә җиткерәсем килә, – диде ул, килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев искәртүенчә, «Кара пулат» операсы фестивальнең мәгънәсен бик төгәл чагылдыра.

– Әлеге фестивальне оештыру идеясе нәкъ бер ел элек, нәкъ шушы урында, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис либреттосына яшь татар композиторы Эльмир Низамов язган «Кара пулат» операсын тыңлаганда барлыкка килде. Әлеге әсәр безнең фестивальнең мәгънәсен төгәл чагылдыра, чөнки аның нигезен халкыбызның Болгар чоры тарихына караган риваятьләре, хикәятләренең заманча укылышы тәшкил итә, – диде ул. – Дастаннарда, риваятьләрдә, легендаларда халыкның күп гасырлык зирәклеге саклана. Сүз үткәнебез турында, бу очракта – борынгы бабаларыбыз һәм бу җирнең үткәне турында бара. Без хәзер инде матди мирасыбызны саклаудан рухи яңарыш этабына күчәбез. Һәм моның белән эзлекле рәвештә шөгыльләнәчәкбез.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе сүзләренчә, зирәклек ул асылташка тиң –беркайчан да картаймый, актуальлеген югалтмый.

– Кешеләр, халыклар һәм дәүләтләр хакына бу зирәклектән файдалана белергә генә кирәк. “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестиваленең мәгънәсе дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Безнең чор – төрле халыклар, милләтләр һәм мәдәниятләренең бердәмләшеп, тарихи тәҗрибә алмашу вакыты. Бу бигрәк тә төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәүче Россиядә һәм, гомумән, җир йөзендә тынычлыкны саклау өчен бик мөһим,  — диде Минтимер Шәймиев.


Фикер өстәү