Татарстанда бер ир-ат өстенә агач ауган

Кичә көндез 112 хезмәтенә Биктау районында бер ир-ат өстенә агач авуы турында хәбәр кергән. Аның аңсыз хәлдә агач астында калуы турында әйтелгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Баксаң, бәхетсезлеккә юлыккан ир Биектау районы Суыксу авылындагы бик тирән ерганак эчендә агач кискән икән. Бермәл агач кинәт кенә ярылып, аның өстенә гөрселдәп ауган.
Коткаручылар телефон аша әйтелгән урынга тиз генә килеп, ирне агач астыннан тартып чыгарган, муенын каты яка белән селкенмәслек итеп ныгытып куйгач, альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ун метр тирәнлектәге ерганактан тартып чыгарган. Шуннан соң ир “Ашыгыч ярдәм” медикларына тапшырылган.


Фикер өстәү