Авыл йортында чыккан янгын көчле авырудан интегүче ир-атның гомерен өзгән

1 ноябрьгә каршы төндә Әлмәт районы Аппак авылындагы Новая урамында янгын чыккан. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Бер катлы агач йорт, янкорма һәм мунча ут эчендә калган. Янгын башлануга, өй эчендәге янгын приборлары “чыелдый” башлаган. Йорт хуҗасы – 62 яшьлек хатын-кыз, тавышны ишетүгә, каты авырудан интегүче 65 яшьлек ир-атны коткармакчы булган. Ләкин төтен һәм ут авыру бүлмәсенә керү мөмкинлеге бирмәгән. Шуннан хатын-кыз, тәрәзә аша урамга чыгып, янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

Коткаручылар аңсыз ир-атны урамга алып чыккан һәм “Ашыгыч ярдәм” медикларына тапшырган. Табиблар зыян күрүчене үлем тырнагыннан йолып калу өчен мөмкин булганның барын да эшләгән. Ләкин ир җан биргән.

Янгын 79 кв.м. мәйданга таралган. Башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу.


Фикер өстәү