Казанда халыкара кинофестиваль башланды

25-27 июль көннәрендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта халыкара «RT. Док: Время героев» документаль фильмнар фестивале узачак. Чара кысасында 15 фильм күрсәтелер дип көтелә.

Фестивальне оештыручылар — «Russia Today» телеканалы. Чара Татарстан Хөкүмәте, Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узачак.

— Документаль кино — ул һәрвакыт дөреслек, чынбарлык турында. Әлеге жанрда эшләүче авторларга илебез тарихына керткән өлешләре өчен зур рәхмәт! Мондый фильмнарда үрнәк алырлык, өйрәнерлек нәрсәләр күп була. Без фестивальдә күрсәтеләчәк фильмнарны студентларыбызга да күрсәтергә кирәк дип саныйбыз. Алар «Кем?», «Ни өчен?» һәм «Нәрсә хакына?» сорауларына җавапны белергә тиеш, — диде ачылыш тантанасында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Өч көн дәвамында күрсәтеләчәк фильмнар исемлегендә Татарстан документалистларының эшләре — режиссер Зөфәр Дәүләтшинның «ZV», Елена Левиның «Незабытые» һәм Равил Мөкмәновның махсус хәрби операция геройлары турындагы фильмнар циклы да бар.

— Бүген чынбарлыкны күрсәтә торган документаль фильмнар нәфис фильмнарга караганда күпкә актуаль. Бүген — геройлар вакыты, — диде «RT» каналының документаль тапшырулар җитәкчесе һәм фестивальнең генераль продюсеры Екатерина Яковлева.


Фикер өстәү