Коронавирус белән хастаханәләргә эләгүчеләр саны арткан

Республикада коронавирус йоктыручыларны хастаханәләргә салу очраклары янә арткан. 17–23 июль чорында барлыгы 33 кеше дәвалау учреждениесенә эләккән.

Алдагы атнадагыга караганда бу сан 1,43 тапкыр күбрәк. 10–16 июльдә ковидлы 23 кеше (алдагы атнадагыдан 34 процентка кимрәк) хастаханәгә озатылган булган. Ә инде 3–9 июль аралыгында 35 кешегә (алдагы атнадагыдан 25 процентка артык) хастаханәдә дәвалану таләп ителгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19 йоктыруның барлыгы 206537 очрагы теркәлгән. Шуның 59ы – 17–23 июльдә.  204388 кеше савыккан, 2010ы вафат булган.


Фикер өстәү