42 елдан артык «ДТ» тракторында эшләгән Тәлгать Һадиев: «Ел саен шифаханәгә барырга мин колхоз рәисе түгел бит»

«Мин дә аптырыйм. Миңа да аптырыйлар», – ди 42 елдан артык чылбырлы тракторда эшләүче Тәлгать Һадиев. Татарстанның атказанган механизаторы, Балтач районының мактаулы гражданины, Шеңшеңәр авылы егетен күп еллар беләм. Яшьтән алдынгы булды,  «ДТ» тракторында эшләүчеләр арасында гел макталды.  «Маяк» хуҗалыгының эшчәнлеге турында язганда, исеме һәрчак беренче була иде. Район күләмендә җиңгән еллары да, икенче-өченче урыннарны алганнары да дистәләп булгандыр.

– Хәзер инде алай ук эшләп булмый, куәтле техникалар күп бит, – ди Тәлгать, бу турыда сүз чыккач. – Теге чорда чиратлашып җиңә торган «ДТ» йөртүчеләрнең күбесе пенсиягә чыгып бетте инде. Күп урында бу тракторлар сезонлы гына кулланыла бит. Ә бездә әле барыбер елның 365 көнендә эш табыла, авырмасаң, техникаң төзек булса, тик торган юк. Кыр эшләренә дә чыгам, фермада да эш бетми. Элек «ДТ»лар колхозларның төп эш көче иде шул. Ул елларда ял да, бәйрәм дә күрмәдек. Язгы-көзге кыр эшләре, кышын урманда бер көн – колхозга, бер көн хуҗалыкка агач кисәргә, алып кайтырга барасы, алардан бушаган көннәрдә салам тарттырасы иде. Анысы соңгы елларда гына бетте әле. Хәзер инде ялын да бирәләр, шифаханәгә бушлай юлламасын да… Ел саен диярлек әйтәләр, әмма кайчак үзем баш тартам, ел саен шифаханәгә барырга мин колхоз рәисе түгел бит, дим, алай да 4–5 тапкыр барганмындыр…

– Кырык ике елдан артык нигә һаман «ДТ»да эшләдең, уңайлырак тракторлар бар, аннан соң куәтле техникалар кайтты бит, аларга утырасың килмәдемени? – дип сорыйм Тәлгатьтән.

– Ун ел саен яңа трактор биреп бардылар. Мин башкасын сорамадым, алар тәкъдим итмәде, йөрттем дә йөрттем инде, – ди ул, елмаеп. – Эшкә бит ияләнергә генә кирәк. Аннан соң кыенлыгын сизмисең дә. Кемнәрдер, бу уңайсыз, авыр тракторда ничек эшли икән, дип аптырыйдыр инде. Мин үзем дә кайчакта, кайберәүләрнең хезмәтен күреп, бу эштә ничек эшлиләр икән, дип аптырыйм, нәкъ шуның кебек инде…

Тәлгать – механизаторлар нәселеннән. Әтисе Миңнәхмәт тә егерме елдан артык чылбырлы тракторда эшләгән.

– Беренче елда әти белән кара-каршы бер тракторда чәчү чәчтек әле, – дип искә ала ул. – Миңа тәүлек буе чәчү бер генә ел эләкте. Элек гел шулай эшләгәннәр…

Әниләре Рәүфә фермада терлек караган. Бу тырыш гаиләдә үскән балаларның барысы да авылда калган. Дүрт егет техника иярләсә, кызлары Руфинә башта сыер сауган, бозаулар тудыру бүлегендә эшләгән, хәзер лаеклы ялда.  Бөтенесе авылны сайлау өстенә, башка чыккан егетләр барысы да бер урамда, бер тирәдә өйләр салган. Тәлгатьләргә генә колхоз фатиры туры килгән, аны да инде өстәп, зурайтып, үзгәртеп бетергәннәр. Башкаларга бергәләп төзегәннәр. Барысы да бүген күп итеп маллар үстереп, үз көчләре белән көн күрә, үзара ярдәмләшеп, ашы да, эше дә уртак, дип яшиләр. Төп нигезне дә ташламаганнар: бүген анда төпчекләре Илфат гаиләсе белән  килгән туганнарга кадер-хөрмәт күрсәтеп яши.

– Безне шушындый туганчылыклы итеп үстергән әти-әнигә бик рәхмәтле без. Шөкер, алар үзләре дә бик матур, тигез гомер итте, без бик бәхетле гаиләдә үстек, яшәдек. Кызганычка, әти-әни ике ел элек бер-бер артлы вафат булдылар, башта ковид әтиебезне алып китте, аннан әнине җирләдек… Әле яшьләре дә әллә ни олы түгел иде, – ди Тәлгать.

Ярый әле балаларының, аларның гаиләләренең мул, матур тормышта яшәүләрен күреп, үзләреннән соң «туганлык» дигән олы мирас калдыруларын, игелекле балалар үстерүләрен аңлап, бәхет тәмен татып китә өлкән Һадиевлар. Бүген бөтен балалары алар үрнәгендә яши – бәхет формуласын беләләр…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү