Татарстанда 50 яшьлек гашыйк хатын-кыз көнләшүдән ахмаклык эшләгән

Әгерҗедә 50 яшьлек хатын-кыз көнләшүдән “үз-үзенә кул сала язган”. Шул ук вакытта ул бөтен гаепне башканы тапкан сөйгән ярына сылтап калдырмакчы булган.

Гөлфия романтик кич турында хыялланып йөргән бер мәлдә, сөеклесе, башканы таптым, шуны гына яратам, дип, гүя, өстенә боздай салкын су койган. Гашыйк хатын-кыз, бәлки, куркып, китмичә калыр, дип уйлап булса кирәк, үзенең бугазына пычак йөзе китергән. Ләкин тегесе ышанмаган. Шуннан Гөлфия пычак белән бөтен көченә аягына кадаган. Аягыннан кан ургылган… Сөйгәне ярасын бәйләгән дә, йокларга яткырып, эшкә киткән.

Өенә кайткач, полиция бүлегеннән чакыру алган. Баксаң, Гөлфия, төнге кыланмышларын иргә сылтап, гариза язган икән. Килеп туган хәлне ачыклый башлагач, гашыйк хатын мәхәббәт хакына алдашканлыгын таныган. Нәтиҗәдә, җинаять эше кузгатып, аны 360 сәгатькә төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.


Фикер өстәү