Мәктәп формасына ГОСТ кертелә

Киләсе елда Россиядә мәктәп формасына ГОСТ кертеләчәк. Бу хакта “Известия” “Роскачество” мәгълүматларына таянып яза.

Мәктәп киеменә стандарт 2024 елның икенче яртыеллыгында пәйда булачак. Ул киемгә һәм материалына карата таләпләрдән торачак.

“Стандартның төп максаты – мәктәп киемен теккәндә сыйфатсыз материаллар куллануга юл куймау. Мәктәп формасын сатып алганда, кулланучыларда материалының сыйфатына шик тумаска тиеш”, – дип билгеләп үткән “Роскачество” белгечләре.

ГОСТ буенча, мәктәп формасы дөньяви, уңайлы, зәвыклы булырга, шулай ук төбәкнең һава шартларына туры килергә тиеш. Киемдә тәртипсезлекне пропагандалаучы яшьләр берләшмәләре символикасын урнаштыру тыела.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының да ГОСТ буенча фикер алышуда катнашуы мәгълүм.


Фикер өстәү