26 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Парашютчылар көне

26 июльдә билгеләп үтелә. Әмма безнең илдә ул – рәсмиләштерелмәгән бәйрәм. Бу көнне спорт ярышлары һәм күрсәтмә чыгышлар уздырыла.

Бәйрәмнең тарихы 1930 елдан башлана. Бу көнне Воронеж шәһәре янында Борис Мухортов җитәкчелегендәге парашютчылар төркеме самолетлардан сикерүләр сериясен үткәрә. Бу вакыйга Россия территориясендә парашют спорты белән күпләп мавыгу өчен башлангыч була. Ә аны үткәрү датасы бәйрәм көне булып билгеләнә.

Эсперанто көне

Ел саен 26 июльдә дөньяда беренче ясалма тел сөючеләр Эсперанто көнен (Esperanto Day) билгеләп үтә. Бу билгеле системаны Людвиг Маркович Заменгоф окулисты төзи.

Төрле милләт кешеләре белән аралашу егетне планетада теләсә кайсы кеше аңлый алырлык тел булдыруга этәрә. Людвиг Заменгоф беренче хезмәтен Эсперанто (Esperanto) псевдонимы астында бастыра.

Хәзерге вакытта эсперанто телен кулланучы кеше санын әйтергә кыен, чөнки рәсми статистика алып барылмый. «Этнология» сайты бу телдә сөйләшүче кешеләр санын 2 миллион кеше дип бәяли. Әлеге чыганак мәгълүматлары буенча, берничә йөз кеше өчен эсперанто туган тел булып тора.

Беренче язмалар

1951 елның 26 июлендә археологик казынулар нәтиҗәсендә каен тузына язылган беренче язма табыла. Аны XV гасырда яшәгән гади крестьян язган.  Озакламый мондый каен тузларын Мәскәүдә, Псковта, Смоленскида, Иске Руссада, Тверьда, Торжкада, шулай ук Белоруссиядәге Витебскида, Мстиславта һәм Украинадагы Звенигородта табалар. Бүген мондый артефактлар саны меңнән артып китә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү