«Дөрес яшәгән кебек тоела идем…»

Йөгереп эшләп йөргән чагым. Бер нәрсәгә җитешеп булмый. Мин һәр кешегә кирәк. Кемдер ярдәм сорый, кемгәдер үзем сизеп булышам, авырып китүчеләрнең хәлен белергә барам, тырышып Коръән укырга өйрәнәм… Тормышым, үткәнем турында тиз-тиз уйланып алам, зур хаталар җибәрмәдем кебек, дөрес яшәдем шикелле…

Әнием авырый… Ул инде ничә еллар урын өстендә. Аның уйланырга, тормышына нәтиҗә ясарга вакыты күп. Минем өчен ул идеаль әни. Тормыш авырлыкларына, ваклыкларына, каршылыкларына карамый тугры яшәде. Бала вакытыннан ук Аллаһы Тәгаләне танып, биш вакыт намазлы. Өлкән кешенең йокысы тиз туя. Йокламый яткfн вакытларда әни үткән тормышына “ревизия” ясый һәм еш кына: “Һай, шул вакытта дөрес эшләмәгәнмен бит!” – дия.

Мин, ул шулай дигән саен, уйларымны йөгертеп кенә тормыш юлым буйлап үтәм. Үкенә торган бернәрсә дә эшләмәгәнмен, дөрес яшәгәнмен кебек тоела…

…Еллар үтте. Инде мин дә берничә ел лаеклы ялда. Йокыларның тәме кимеде. Төннәр – уйланып яту өчен бирелгән вакыт кебек. Хәзер әни урынында мин. Аның кебек мин дә үткән тормышымда хата-кимчелекләр табып, уфтанам. Дөрес яшәмәгән, дөрес эшләмәгән, ситуациядән башкача чыгып була торган мәлләр дә булган икән бит… Уйлана торгач, табылалар…

Уйланам, әмма минем гомер юлымны яңадан башлыйсым да, нәрсәнедер үзгәртәсем дә килми. Аллаһы Тәгалә биргән язмышыма рәхмәтлемен. Ә уйланулар, нәтиҗә ясаулар, үкенүләр алар берсе дә зыянга түгел. Һич югы, дөньялыкта әле хаталарны төзәтергә, рәнҗеткән, үпкәләткән кешеләрдән гафу сорарга, кичерүен үтенергә була.

Дөрес, әлегә кемнәндер гафу үтенерлек, йөз кызатырлык ялгышлар хәтергә килмәде, алар кылынмаган булгандыр дип ышанып, шуңа бик тә шөкер итәм.

Бу уйланулар өлкәнәю билгеседер инде, сез дә шулай гомер йомгагын кирегә сүтәсезме, сез дә минем кебек, юк кына хаталар өчен дә үзегезне битәрлисезме ул?

Илсинә Яруллина


Фикер өстәү