Африка ерак түгел. Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта узган халыкара җыенда катнашты

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә, шул исәптән, ашлык белән тәэмин итүдә хезмәттәшлек. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Россия – Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы кысасында чит ил вәкилләре белән үткәргән очрашуларында әнә шул мәсьәлә кызыл җеп булып узды.

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта узучы халыкара җыенда катнашты. Форумның пленар утырышына кадәр Татарстан Рәисе берничә очрашу да үткәрде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Мавритания Премьер-министры Мөхәммәд Улд Билал, Ангола тышкы эшләр министры Антониу Тете, Тунис тышкы эшләр министры Нәбил Әммар белән күреште.

Мавритания Премьер-министры белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Африканың табигый байлыклары һәм эшче көчләре ягыннан үзенчәлекле ил булуын билгеләп үтте. «Континентның дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр мәйданында тоткан урыны артканнан-арта», – диде Рәис. Шуңа күрә үзара хезмәттәшлекне үстерү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Ангола исә – Нигериядән соң, Африкада иң күп нефть җитештерүчеләрнең берсе. «Безгә әлеге юнәлештә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карарга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов Антониу Тете белән очрашуда.

Нәбил Әммар белән сөйләшкәндә, Рәис 2018 елда бу илдә булуын да искә төшерде.

– Без Туниска нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, шул исәптән, суднолар, автомобиль шиннары, медицина җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе озату эшен җәелдерергә телибез. Чит илдән яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез ризыклары кайтарту да кызыксындыра, – диде Рөстәм Миңнеханов. Сүз уңаеннан, агымдагы елның беренче чирегендә ике арада товар әйләнеше 20 миллион доллар тәшкил иткән. Татарстанда Тунистан 75 студент белем ала.

Форум кысасында узган барлык очрашуларда да агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. «Әйе, бу илләрдә азык-төлеккә, ашлыкка, бездә җитештерелә торган озак вакыт сакланучы продукциягә ихтыяҗ бар. Әлеге илләр студентларын авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча укытырга һәм әзерләргә дә кирәк. Мондый эш алып барыла инде, ул алга таба да дәвам иттереләчәк. Рөстәм Миңнеханов бүген барыбызга да эшне көчәйтергә, эшче төркемнәр, шулай ук тармак министрлары җитәкчелегендә республика делегацияләрен оештырырга кушты. Африка континентындагы үзебезгә кызыклы булган илләргә барачакбыз», – диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төп мәсьәләләрнең берсе – логистика.

– Африка континенты зур. Мисыр кебек якынрак урнашкан илләр дә, ерактагылары да бар. Ничек кенә булмасын, бу эш оештырылачак. Якын арада ук «юл картасы»н төзеп, аның нигезендә эшкә керешәчәкбез, – диде министр.

Әлеге илләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар инде. Марат Җәббаров мисалга Мисырны китерде.

– Нигездә, бу – ашлык экспорты. Күләме аз, әмма эш бара. Быел ул логистика аркасында туктап та торды. Ләкин бу эшне дәвам иттерәчәгебезгә ышанабыз, – диде ул.

Форум кысасында Казан вертолет заводы санитар һәм башка вертолетлар да тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез: быел май аенда Татарстан Зимбабвега 12 «Ансат» вертолеты озатты. Алар Африка дәүләтенең төп медицина ярдәме күрсәтү авиациясенә керә.

Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов төньяк башкалада яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтүләре өчен дә рәхмәт әйтте.

– Санкт-Петербург – безнең өчен зур сату базары. Татарстан да сезнең җитештерүчеләр өчен кызыклы, – диде Рәис. – Шәһәр хакимияте безгә барлык мәсьәләләрдә дә теләктәшлек күрсәтә. Без татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итүегез өчен дә рәхмәтле. Санкт-Петербургта 20 меңләп татар яши.

 «Россия – Африка» икътисадый форумының беренчесе 2019 елның октябрендә узды. Бу ике ил тарихында тәүге шундый зур чара иде. Быел җыенда Африка континентына керүче 54 илнең 49ы катнашу теләген белдергән. 17 ил иң югары дәрәҗәдә – дәүләт башлыклары, 5 ил – вице-президентлары, 5 ил Хөкүмәт һәм парламент җитәкчеләре дәрәҗәсендә тәкъдим ителгән. Чараның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.


Фикер өстәү