Ильмира Нәгыймовадан чираттагы табышмак: монысы яңа ярымы?

Җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге язылучыларын янә уйланырга мәҗбүр итте.

Ул анда бер ир-егет белән җитәкләшеп йөргән видео урнаштырган. «Җаным»  җыры белән бизәлгән видеода чыннан да «җаныкаемы»,  әллә аның чираттагы шаяртуы гынамы, аңламассың.

Моңа кадәр Марат Яруллин белән «гыйшык-мыйшык», балдак, чит илгә серле сәяхәтләр белән тамашачысының башын бутап бетергән иде.

Менә хәзер тагын чираттагы табышмак: кем соң син, шәүлә-егет, яңа ярымы? Әллә чираттагы шаяру гынамы?


Фикер өстәү