Татарстаннан 33 яшьлек Евгений Касаткин махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

Украинада махсус хәрби операция барышында Минзәлә районыннан 33 яшьлек Евгений Касаткин һәлак булган. Бу хакта районның “Минзәлә” басмасында хәбәр ителгән.

Евгений 1989 елда Старая Матвеевка авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. 2007 елның декабрендә Россия Кораллы көчләре сафларына чакырылган.
Татарстан егете кайнар нокталарда элемтәче булган. Үз теләге белән Чечнядә 2,5 ел дәвамында хезмәт иткән. Махсус хәрби операция башлангач, контракт төзеп, шунда киткән.

Хәрби хезмәткәр, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бүләкне фидакарь егетнең әнисенә тапшырганнар.


Фикер өстәү