Җиз самавырлар җыючы Рөстәм Фәткуллин: «Бер кеше коллекциям өчен 700 мең сум тәкъдим иткән иде»

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Рөстәм Фәткуллинның үзенчәлекле шөгыле бар: ул җиз самавырлар җыя. Бүген аның коллекциясендә 27 төрле 38 самавыр бар.

– Мин аларны моннан ун ел элек, клубта эшләгән вакытта туплый башлаган идем. Ул вакытта мине үзара салым программасы өчен җаваплы кеше итеп билгеләделәр. Кешеләргә кергәч, самавырларына күзем төшә башлады. Кызыгып киттем. Кемдәдер бик искесе була, кемдәдер ике булып, берсен кирәксезгә саныйлар. «Миңа кирәк!» – дим дә сатып алам. Балта остасы булып эшләгәндә, бер әби белән бабайның йортын сүткәндә бер самавыр килеп чыкты. Анысын да үземә алдым. Шулай итеп акрынлап коллекция тулыланды. Әле дә каян ишетәм, кайда күрәм – барысын да алып кайтам, – ди ул.

Бәяләренә килгәндә, алар төрле. Рөстәм Фәткуллинның коллекциясендә 70–80 мең сумлыклар да, 50–60 мең сумлыклар да бар. Үзе исә аларның кайсындыр 2–3 меңгә, кайсындыр 6–7 меңгә сатып алган. 500 сум түләп кенә кулга төшергәне дә бар. Тимер-томыр җыеп йөрүчеләрдән дә алып калганы булган. Самавыр эзләп, хәтта Казандагы «хәерче базары»на кадәр барып җиткән ул.

– Үземнең барысын да бергә исәпләп-санап караганым юк. Ә менә миннән килеп сораучылар байтак булды. Бер кеше коллекциям өчен 700 мең сум тәкъдим иткән иде, бирмәдем. Монда эш акчада гына түгел, тарих бит болар. Аларны туплауга күпме хезмәт кергән. Һәркайсы аерым бер хис уятырга сәләтле. Сатар өчен җыймадым инде мин аларны. Алга таба, киресенчә, арттырырга, тагын да кызыклыракларын табарга телим. Иң беренче чыккан самавырларны эзләп караган идем, ләкин алары бик кыйммәт тора, – ди Рөстәм абый.

Еллар буе җыелган бу байлыгы тагын да зуррак булыр иде. Тик башта унбишләп самавырын сатып җибәргән икән. Менә шунда уйламыйчарак эш иткәненә үкенә хәзер үзе.

Рөстәм Фәткуллин туплаган самавырлар арасында моннан бер гасыр элек ясалганнары бар. Әйтик, 1908 елгы берсе, төрле бәйгеләрдә катнашып, медальләргә лаек булган. Коллекциядә борынгы Баташев фабрикасы самавырлары да очрый.

Рөстәм абый әйтүенчә, аларның барысын да диярлек файдаланырга мөмкин.

– Элекке самавырларда иң беренче торба сыман җиренә агач күмере тутырыла һәм ул янган өлешендә су кайный. Аннан соң кечкенә чәйнеккә кайнар су агызасың. Самавырның өстенә куеп, чәй пешерәсең. Соңрак керосин, электр самавырлары барлыкка килгән. Хәзер бит инде күбрәк электр самавырлары гына кулланыла. Минекеләр барысы да күмер белән яга торган. Дөрес, арада эшкә ярамаганнары да бар. Аларын вакыт табып, бераз төзәткәләп алсаң, шулай ук рәхәтләнеп кулланырга була. Үзебез дә самавыр чәе эчәргә яратабыз. Кунаклар килсә дә, үзебез генә булсак да, самавырда мәтрүшкәле, бөтнекле тәмле чәй кайнатабыз, – ди коллекция хуҗасы.

Самавырлар турында кызыклы фактлар

– 2008 елда Алабуга шәһәрендә самавырга һәйкәл куела. Аның биеклеге – 4 метр.

– Беренче самавырларны 1740 елда Уралда эшләгәннәр. Алар торбадан һәм җылыткычтан торган. Суны җылытыр өчен күмер, агач һәм нарат күркәләрен кулланганнар.

– Самавырлар бер-берсеннән тоткаларының, краннарының һәм төп өлешенең формалары белән аерылган. Иң киң таралганнары һәм арзанлылары булып банка рәвешендәгеләре исәпләнә. Моннан тыш, рюмка, шар, ваза һәм йомырка формасындагылар бар.

– Дөньядагы иң зур самавыр 555 литр су сыйдыра һәм аңарда кайнаган судан 2220 кешегә чәй ясарга мөмкин. Торба куелган килеш биеклеге – 2,5 м, ә торбасыз – 1,72 м. Авторы – Александр Новокшонов.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү