Мәктәпне 27 ел элек тәмамлаган классташлар урманга җиләккә, чикләвеккә, гөмбәгә бергәләп йөри

Биш елга бер түгел, елга биш-алты мәртәбә очраша алар. Сабада яшәүче мәктәпне 1996 елда тәмамлаган егет-кызлар әнә шулай еш очраша.

Бергәләшеп урманга җиләк, чикләвек җыярга баралар, су коеналар, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр. Ураза вакытында авыз ачтыралар. Берсе дә, вакыт юк, дип сәбәп эзләми.

Әле күптән түгел урманга барып, кура җиләге җыеп кайтканнар икән. Бер баруда – 5 литр. Сезон вакытында бер елны өйдә тик ятмыйлар. Яз көне гөмбәгә, көзен чикләвеккә баралар. Иң кызыгы – кызлар гына түгел, егетләр дә читтә дә калмый. Аны тутырмыйча кайтмыйлар икән.

– Без бер сыйныфта 27 кеше укыдык. Өч параллельдә 70тән артык идек. Хәзер дә очрашып торабыз. Башкалар: “Нинди класс бу, ничек вакыт табасыз?” – дип аптырый. Кайбер сыйныфлар биш-ун елга бер мәртәбә дә җыела алмый бит. Бездә дуслык көчле. Төрле шәһәр-районнарда яшәсәк тә, авырлыкны да, сөенечне дә бергәләп бүлешәбез. Туганнарга әйләнеп беттек, – ди Саба егет Марат Әхмәтвәлиев.

Марат аларны урмандагы барлык төр җимешләрне җыярга өйрәтеп бетергән инде. Аның “әйдәгез” дип бер сызгыруы җитә, сахрада йөрергә яратучы сабакташлар хәзер килеп җитә. Ял да итә беләләр. Кышын чанада шуа, кар чанада йөриләр. Кышкы урманда учак ягу – үзе бер романтика.

Яз көне автобус белән Казанга театрга барганнар. Спектакль карап, кафеда ял итеп кайтканнар. Көзгә берәр шәһәргә экскурсиягә барырга җыеналар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү