Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы прокатка чыга

Республика кинематографының бәхетле көннәре. Татарстан фильмнары бер-бер артлы Россия киноиндустриясен яулый. Әле күптән түгел генә режиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» этно-триллеры прокатка чыккан иде. Тиздән кинорежиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» («Бери да помни») фильмын да зур экраннардан карый алачакбыз.   

«Ядәч! Истә!» – Байбулат Батулланың тулы метражлы фильм төшерүдә беренче тәҗрибәсе. Кинокартина «Короче» Россиякүләм фестивале дебют программасының төп конкурсында катнаша. Сүз уңаеннан, 2017 елда Байбулат Батулла әлеге фестивальдә «Половинки» кыска метражлы фильмы белән катнашып, «Иң яхшы сценарий» номинациясендә лауреат булган иде.

Фильм турында белешмә

Фильмны узган елның җәендә Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк авылында төшергәннәр. Комедиядә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбарәкҗанов, Сирин Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һәм башкалар уйный. Сценарий авторлары – Байбулат Батулла, Таһир Минһаҗев, Дарья Беседина. Фильм 83 минут бара, яшь чикләве 12 +.

Серле уен  

Фильмда төп символ булган уен турында бераз искәртеп китик. Ядәч – кошларда дуга сыман бөгелгән күкрәк сөяге.
Ядәч аеру – төрки халыкларда отыш уены. Ике кеше ядәчне аера да, шуннан соң бер-берсеннән әйбер алганда «исемдә» дияргә тиеш була. Әгәр кулына әйбер алучы бу сүзне әйтергә онытса, әйбер биргән кеше «ядәч» дип кычкыра һәм җиңүгә ирешә.

Кино нәрсә турында соң?  Бераз сюжетына да тукталыйк. Алты яшьлек Илһам җәйге каникулларын әби-бабасы янында авылда үткәрә һәм әти-әнисен бик сагына. Оныгының ничек тә күңелен күрү өчен, бабасы (Рабит Батулла) үзләренең чорында легендар булган «Ядәч! Истә!» уенын искә төшерә һәм оныгы белән уйнап карый. Баштарак бу Суфия әбекәйгә (Роза Хәйруллина) бер дә ошамый. Берзаман шул уенны уйнап, теләкләр чынга аша башлый. Тора-бара әлеге гадәти генә тоелган уен бер гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормыш-көнкүреше һәм хыялларын бик нык үзгәртә. Режиссер сүзләре белән әйтсәк, «Ядәч! Истә!» – тормыш ямен югалткан кешеләрдә яшәргә теләк уяну турында.

–  Балачакта «Ядәч! Истә!» дигән уенны үзем дә еш уйный торган идем. Бик күңелле вакыт уздыру чарасы ул, – ди Байбулат Батулла. – Нигезендә әлеге уен кергән фильм турында 2015 елда ук уйлана башладым. Бу хакта язып та куйганмын. «Ядәч! Истә!» – кешеләрнең тормыш ямен югалтулары турында. Үзләренә кул селтәп, язмышка үпкәләүчеләр күп бит. Минем яшьтәшләр арасында да бар андыйлар. Хәер, үземнең дә «үпкә»ле чакларым була. Фильмда өлкән геройлар шактый булса да, анда сүз яшь турында бармый. Ул – яшәү ямен булдыру, яшәргә теләк уяну турында. Кешене алга барырга этәрә торган нәрсәне табуның никадәр мөһим булуы хакында. Уендагы ядәч  ул – бары тик өмет символы гына. Без бит беренче уңышсызлыкка юлыгу белән үк хыялыбызны читкә куябыз. Теләсә кайсы хыялдан баш тартып була, ләкин моны эшләмәү яхшырак. Хыял, идея, максатларыңны истә тотып, аларны тормышка ашырырга кирәк.

«Фильмдагы бабай  ул –безнең әти»

Әйтеп узганыбызча, фильмда Рәсим бабай ролен (төп герой) Байбулатның әтисе, күренекле язучы Рабит Батулла уйный. «Гаҗәп, әмма әти иң тыңлаучан артист булып чыкты», – ди Байбулат аның турында.

– Сценарийны язганда, мин безнең гаиләгә, әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләндем. Анда безнең балачактан алынган күренешләр күп. Мәсәлән, бабайның яшел суганнан сыбызгы ясавы. Абыем Нурбәк белән безнең күңелне әти шулай ача иде. Үзенең «Тычкан баласы Чикыл» әкиятеннән безгә шоу ясый иде. Әти әкият кенә сөйләп калмый, ә чыннан да тычкан барлыкка килгән кебек итеп эшли иде. Фильмдагы бабай  ул – безнең әти инде, – ди Байбулат.

Режиссер сүзләренә караганда, фильм – өлкән яшьтәгеләр кризисы турында да.

– Без еш кына өч яшьлек баланың, яшүсмернең, урта яшьтәгеләрнең кризисы турында сөйлибез, ә өлкәннәр турында онытабыз. Әлбәттә, кризис олыгаюга гына бәйле түгел. Фильм үзенең аудиториясен тапсын иде. Беренче чиратта ул – гаилә, туганнар өчен. Шуңа күрә фильм яшь буынга да, өлкәннәргә дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

«Ядәч! Истә!»  кинокартинасы прокатка 14 сентябрьдә чыгачак.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү