Роберт Миңнуллин турында энесе Ким: «Аны малай вакыттан ук «мулла абый» дип йөртәләр иде»

Бүген танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Иде… Кызганыч, әнә шулай язарга туры килә. Нәкъ 3 ел элек каты авырудан соң шагыйрь бакыйлыкка күчте. Якыннары аны бүген сагынып искә алды, истәлекләре белән бүлеште.

Роберт абый безнең гаилә өчен генә түгел, нәселебездә мулла абый иде. Галим, шагыйрьнең энесе Ким Миңнуллин абыйсын әнә шулай искә алды:

– Роберт абый нәселдә үз буынының иң өлкән баласы булды. Шуңа күрә аны малай вакыттан ук мулла абый дип йөртәләр иде. Бу исем район газетасында эшләгәндә тагын да ныгыды. Ул инде нәселдә генә түгел, авыл халкы, хәтта ки күрше – тирә авыллар өчен дә укымышлылык үрнәге иде. Роберт абый редакциянең мотокциклында язма әзерләргә кайтса, муенында башкалар күрмәгән яхшы фотоаппарат булыр иде. Фотоаппарат белән дуслыгы гомер буена дәвам итте. Ул объектив аша башкалар күрмәгәнне күреп ала һәм “әләктерә” белде. Шагыйрьлеге фотоларында да беленде. Шушы сыйфаты аны рәссамнарга якынайтты. Рәссамнар дөньясына тартыла, алар белән әңгәмәләр корырга ярата иде ул. Роберт абый нәселне радиодан гына ишетеп белгән, телевизор аша гына күргән Казан каласына китүе, анда югары уку йортына керүе белән дә сокландырды. Авылга кайткач, ул әнкәйгә Казан турында сөйли, әнкәй йотлыгып тыңлый иде. Төннәр буе сөйләшеп чыга иде алар. Әнкәйнең, сезнең белән мин дә үстем, балалар дип әйткәне истә. Чөнки Роберт абый әнкәйне язучылар, артистлар белән таныштыра, тора-бара алар Роберт абыйдан башка гына үтеп барышлый әнкәйнең хәлен белергә керергә гадәтләнгән иде.

…Ә бит абыйга бик иртә олыгаерга туры килде. Әткәй мәрхүм булганда аңа 11, миңа 11 ай булган. Үсмер чагында ул инде безгә олы абый булды, безне үзе тирәсендә укмаштырды. Әнкәй әти вафатыннан соң итәк тулы бала белән әткәй ягында кала, Роберт абый шул чакта аның таянычына әйләнә. Шәһәр тәрбиясе алган, ятимлектә үскән әнкәйгә баштагы мәлләрдә бик авыр була. Күрәсең Роберт абый аның бөтен кичерешләрен үзе аша үткәргәндер. Юкса каләме белән әнкәйләргә мәһабәт һәйкәл сала алмаган булыр иде. Әнкәй образын шигърияттә ул мәңлеләштерде дип әйтсәк тә хата булмас, мөгаен.
Бер кызык хәлне дә сөйлим әле. Роберт абый әнкәй киңәшен тотып, кулинар училищесына укырга керә. 8 нче сыйныфтан соң укуны дәвам итәргә авылда урта мәктәп булмау хикмәте дә инде бу. Иң якын дигәне дә 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуннан әни газетада белдерү күргән дә Роберт абыйга кулинар училищега барырга әйткән. Берәр ресторан директоры булып китәр дә, әйбәт тормыш итәр дип уйладым дип, көлеп сөйли иде соңыннан. Әнкәй үзе дә ятимлектә калып балалар йортында яшәп алган һәм шәһәр тормышын бала күзлегеннән матур тормыш дип аңына сеңдергән. Роберт абый училищеда калмады, Карабаш мәктәбендә 9 сыйныфка укырга керде.

Абыйлы булу ул зур җаваплылык та бит әле. 15 яшемнән абый артыннан Казанга килдем һәм нинди генә эш яки гамәл ниятләсәм дә, үз-үземә абый килештерерме, абый яратырмы, дигән сорау бирәм. Хәзер дә шулай. Юксынабыз сине, абый…

Тулырак – җомга санында укый аласыз.


Фикер өстәү